tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар җәмәгатьчелеге Рафаэль Ильясовны соңгы юлга озатты
Татар җәмәгатьчелеге Рафаэль Ильясовны соңгы юлга озатты

Татар җәмәгатьчелеге Рафаэль Ильясовны соңгы юлга озатты

Кичә җәмәгатьчелек Татарстанның халык артисты, җырчы Рафаэль Ильясов белән хушлашты. Артистны 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең ишегалдыннан озаттылар.

Рафаэль Ильясовны озатырга «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов, «Татарстан» радиосының баш мөхәррире Рәзин Нуруллин, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев килгән иде. Озату мәрасимен «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов алып барды.

Татарстан мәдәният министрлыгының Җыелма анализ һәм мониторинг бүлеге җитәкчесе Дилия Хәйретдинова Рафаэль Ильясовның иҗаты Татарстанның алтын фондына кертелгәнен искәртте. «Аның башкаруындагы „Галиябану“, „Рәйхан“, „Олы юлның тузаны“ кебек җырлары татар җыр фольклорының эталонына әйләнде. Рафаэль абыйның китүе татар дөньясы өчен зур югалту», — диде ул.

Рафаэль Ильясов Мамадыш трактында урнашкан Казанның мөселман зиратында ябык табутта җирләнде.

  • Рафаэль Ильясов — татар җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1939 елның 28 апрелендә Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында туа. 1954-1958 елларда Казан музыка училищесында укый. 1958 елда Казан дәүләт консерваториясенең оркестр факультетына укырга керә, оркестр артисты һәм укытучы квалификациясен ала.
  • 1963 елдан Пермь опера һәм балет театры оркестрында, 1964 -2005 елларда Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясе баш мөхәррире вазифасында эшли. Радиодагы эшчәнлеген 2014 елга кадәр дәвам итә.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*