enrutat
Баш бит / Радиотапшыру тыңлаганнан соң туган уйлар
Радиотапшыру тыңлаганнан соң туган уйлар

Радиотапшыру тыңлаганнан соң туган уйлар

«Татарстан» радиосында » барган «Татарстан дулкынында» тапшыруын тыңладым. Анда журналист Нәсим Акмал Бөтендөнья татар конгрессының төбәкчеләр оешмасы җитәкчесе академик Альберт Борһанов белән әңгәмә уздырды. Аны тынлаган кеше битараф калмагандыр, дип уйлыйм. Төбәкчеләр оешмасы төзелгәннән соң, бигрәк тә соңгы 2-3 елда татар дөньясы үз тарихын җитди рәвештә, барлык юнәлештә барлый башлады. Хәзерге вакытта төрле өлкә, хәтта, чит илләрдәге татарлар белән дә аралашып, бер юнәлештә эш алып бару мөмкинлеге ачылды.

Альберт Борһанов җитәкчелегендә үткән конференцияләрдән соң, шул җирлектә төбәк тарихчылары саны күпкә арта. Бу халкыбыз үз тарихын торгызырга әзер булганын күрсәтә. Тарих эзләре барлана, шәҗәрәләр төзелә, хәтта китаплар да чыга башлады. Элегрәк күп кенә авыл тарихлары — тарихи чыганакларга таянмыйча, телдән һәм буыннан-буынга күчкән хикәягә таянып языла иде.
Мин шул чорда:
-“Альберт әфәнде! Бу китаплар халыкның башын гына бутый бит, дөреслек юк,” – дип,  шигемне белдердем. Үземчә, архивларда берничә ел документлар белән шөгыльләнгәч, хаталары күренә иде.
“Язсыннар! Архив документларына барып җитәрләр, тиз арада үз хаталарын үзләре үк төзәтеп, дөрес фактларга чыгарлар,” — дигән иде. Аның сүзләре дөреслеккә туры килде. Төбәкчеләр конференцияләре дә хәзер фәнни яктан тулырак. Төбәк тарихы белән шөгыльләнүчеләр дә арта. Бу бик зур көч. Алар дәүләтебез өчен зур ярдәмче була ала. Кайберләре инде галим дәрәҗәсенә күтәрелде.

Без авылларда яшәүче тарихчылар буларак, бу өлкәдә эш барышын бик яхшы күрәбез. Альберт Борһанов әфәнде безнең һәрберебезне хәтерендә тотып, нинди юнәлештә эшләвебезне белеп, аралашып яши. Ул үткәргән конференцияләргә һәрберебез өметләнеп,үзебезне чакыруны бик көтеп торабыз. Чөнки аларда катнашу безнең тарихи белемнәрне арттыра, дөрес юнәлешләребезне табарга ярдәм итә.

Йомгаклап,тапшыруны шундый күркәм итеп алып барган Нәсим Акмал әфәндегә дә зур рәхмәт җиткерәсем килә. Журналист биргән гаҗәп урынлы сорауларыннан күрәбез – ул да безнең кебек төбәк тарихы белән кызыксына.Әңгәмәдә катнашкан Нәсим һәм Альберт әфәнделәргә, киләчәк тормышларында һәм хезмәтләрендә бары уңышлар гына телибез.

Нәкыйп Касыйм улы Гафиятов.

Минзәлә районы төбәк тикшерүчесе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*