tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәмилә Сафина: “Без халкыбызны юмартлыгыбыз белән таныттык!”
Рәмилә Сафина: “Без халкыбызны юмартлыгыбыз белән таныттык!”

Рәмилә Сафина: “Без халкыбызны юмартлыгыбыз белән таныттык!”

Бөтенроссиядән җыелган татар журналистларын киләсе ноктада –  Ульяновскидагы  Татар мәдәни үзәгендә – “Хуш киләсез, туганнар” җыры белән милли күлмәкләргә киенгән ханымнар  каршы алды. Мәдәният үзәгенә узганчы журналистлар Кол Гали һәйкәленә чәчәк салдылар.

Үзәк директоры Рәмилә Сафина сүзләренчә, биредә 7 клуб эшли.  Халык исемен йөрткән  “Идел” җыр һәм бию ансамбле һәм Бари Тарханов исемендәге театр коллективлары иҗат итә.

Без Россия төбәгендә яшибез, һәр тамашачыны бөртекләп җыябыз, ди  Рәмилә Сафина.

  • Балалар бию түгәрәгенә 60 лап бала йөри, бу татар кызлары-малайлары гына түгел, араларында башка милләт балалары да бар.  Барысы да матур итеп татарча бии. Без өлкә күләмендә узган бәйрәмнәрдә дә актив катнашабыз –  – ди үзәк директоры. Ул  биредә яшәүче халкыбызның милли мәдәни үсешенә зур ярдәме өчен Татарстан җитәкчелегенә   олы рәхмәтен белдерде.

Белешмә өчен: Татар мәдәни үзәге элеккеге Октябрьский кинотеатры бинасында урнашкан. Мәдәният үзәге ачылганга 25 ел. Үзәктә К. Насыйри исемендәге музей эшләп килә. Биредә Акчуриннар гаиләсенең пианиносы да урын алган.

Илүзә Әбелханова, Энҗе Шәйхетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*