tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар журналистлары форумга нәтиҗә ясады
Татар журналистлары форумга нәтиҗә ясады

Татар журналистлары форумга нәтиҗә ясады

Бүген Ульяновскида Бөтенроссия татар журналистлары форумы төгәлләнде. Кичә Казанда башланган форум, Ульяновск өлкәсе татарларының тормышы белән танышу, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары тәҗрибәсен өйрәнү белән тәмамланды.

Форум кысаларында Россиянең 19 төбәгеннән җыелган 50гә якын каләм иясе түгәрәк өстәлдә фикер алышты, берничә бәйгегә нәтиҗә ясауда катнашты, Ульяновск өлкәсе Губернаторы белән очрашты, шәһәрнең татар мохите белән танышты.

Татар журналистлары Форум барышында туган уйлары, хис- кичерешләре белән уртаклашты, үз төбәкләрендәге вәзгыять турында да сөйләделәр.

Журналистлар Ульяновск өлкәсендәге тудырылган татар мохитенә соклануларын әйтте. Күпләр үзләрендә мондый мөмкинлекләр булмавын билгеләп үтте.

Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи Форумга нәтиҗә ясап, чарага татар халкы, татар теле саклансын, татар мәктәпләре, татар мәдәнияте, татар газета-журналлары булсын дип тырышлык куйган милләтпәрвәр шәхесләр җыелуын әйтте. Алга таба да халкыбыз өчен хезмәт итәргә, Бөтендөнья татар конгрессы белән бердәм булып эшләргә чакырды. Бар катнашучыларга да олы рәхмәтләрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*