tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Журналистлар Ульяновск шәһәрендәге ТНВ корпунктының эш тәҗрибәсен өйрәнде
Журналистлар Ульяновск шәһәрендәге ТНВ корпунктының эш тәҗрибәсен өйрәнде

Журналистлар Ульяновск шәһәрендәге ТНВ корпунктының эш тәҗрибәсен өйрәнде

2012 елның көзендә Ульяновск өлкәсендә “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының филиалы ачылды. Төбәктә эшләп килгән хәбәрчеләр пункты белән танылган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы Рамис Сафин җитәкчелек итә. Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар ТНВ корпункты эшчәнлеге белән танышты.

  • Студия өчен бүлмәне беренче көннән үк, чын мәгънәсендә, татар җанлы эшмәкәр, Иске Кулаткы егете Рафаил Яфаров арендаларга ярдәм итә. Менә инде җиде ел дәвамында бер тиен түләмичә, без ул биргән 35 квадрат метрлы бүлмәдә иҗат итәбез”, – диде Рамис Сафин.

ТНВ корпункты 7 төбәктәге вакыйгаларны яктырта. Айга ТНВ каналы өчен 22 сюжет әзерлиләр.

  • Мин Ульяновск өлкәсе хакында гел ишеттереп торасым килә, губернатор Сергей Морозов белән дә аңлашып эшлибез, – ди корпункт җитәкчесе Рамис Сафин.

Ул Ульяновск шәһәрендә 30 ел яши. Татарлар тормышы белән яхшы таныш. Рамис Сафин өлкәнең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе дә. Бүген аңа Ульяновск өлкәсенең атказанган матбугат хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Журналистлар корпунктның эшчәнлеге белән кызыксынып, үзләренең сорауларын бирделәр, эш тәҗрибәсен өйрәнделәр.

Илүзә Әбелханова, Энҗе Шәйхетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*