tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Равил Әхмәтшин Россия мөселманнарының «Әл Фәхр» ордены белән бүләкләнде
Равил Әхмәтшин Россия мөселманнарының «Әл Фәхр» ордены белән бүләкләнде

Равил Әхмәтшин Россия мөселманнарының «Әл Фәхр» ордены белән бүләкләнде

Россия Мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинны Россия мөселманнарының иң югары бүләге – «Әл Фәхр» ордены белән бүләкләде.

«Россия халыкларының рухи, мәдәни һәм тарихи мирасын саклау һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүе, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуда һәм 60 ел тулу уңаеннан аерым хезмәтләре өчен», – диелә указда.

Россия мөселманнарының рухи лидеры искәрткәнчә, Татарстан Республикасы иминлеге өчен күп еллар дәвамында эшләгән хезмәте белән Равил Әхмәтшин Россия дәүләтчелегенең федератив нигезләрен ныгытуга ярдәм итә, Россия халыкларының рухи, мәдәни һәм тарихи мирасын саклау һәм популярлаштыруга зур өлеш кертә.

«Сезнең милләтара тынычлыкны һәм дини җәмгыятьнең татулыгын ныгытуда да шәхси казанышларыгыз бик зур. Без Сезнең үз эшчәнлегегездә яңа үрләр яулавыгызга ышанабыз һәм Аллаһы Тәгаләгә илебезгә, халкыбызга хезмәтне дәвам итү өчен кирәкле тормыш көче һәм яңа якты идеяләр бирүен сорыйбыз», – дип өстәде Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе.

Бүләкләү тантанасында Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов катнашты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*