tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Римзил Вәлиев татар театрында тарихи спектакльләр булмавын тәнкыйтьләде
Римзил Вәлиев татар театрында тарихи спектакльләр булмавын тәнкыйтьләде

Римзил Вәлиев татар театрында тарихи спектакльләр булмавын тәнкыйтьләде

Журналист Римзил Вәлиев тарихи спектакльләр куймаган өчен татар театрларын тәнкыйтьләде. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессындагы “Ирек мәйданы” бәхәс клубының татар тарихи әсәрләренә багышланган утырышында әйтте.

“Бездә күпме театр бар. Минем Бәхтияр Канкаев (Туфан Миңнуллин әсәре буенча “Канкай улы Бәхтияр” спектакле 1975 елда куелды – ТИ) заманыннан бирле яңа тарихи спектакль күргәнем юк. Һәм бер Ренат Харис либреттосы буенча опера һәм балет куйганнан башка бер драма, тарих та юк”, – диде ул.

Римзил Вәлиев утырышта балалар, яшүсмерләр өчен тарихи әсәрләр булмавы турында әйтелгән фикерне дә куәтләде. “Бик күпләрне (тарихи шәхесләрне – ТИ) яшьләр белми, ягъни, әле аңлата торган әсәрләр, бигрәк тә сәхнә әсәрләре, Интернетка чыга торган, роликка чыга торган визуаль әсәрләр – кыскалары да, озыннар да бик юк”, – диде ул.

Журналист тарихи татар фильмнары да булырга тиешлеген әйтте. “Гомумән, бездә кинолар булырга тиеш. Фильмда тарих юк. Ә бит тарихи жанр рус телле балаларга да бик әйбәт үтә. Аны тәрҗемә итеп тә була, ул бит тамаша”, – диде Римзил Вәлиев.

  • Бәхтияр Канкаев – Пугачев армиясенең баш полковнигы. 1773 елның декабрендә Пугачев аның исеменә адреслап махсус указ чыгарган. 1774 елның февралендә Салават Юлаев белән берлектә Красноуфимск шәһәрен алуда катнаша. Баш күтәрүчеләр җиңелгәч, берничә иптәше белән качып котыла. Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Рәмис Латыйпов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*