tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ркаил Зәйдулла балалар өчен татар җыр җыентыклары чыгару кирәклеген әйтте
Ркаил Зәйдулла балалар өчен татар җыр җыентыклары чыгару кирәклеген әйтте

Ркаил Зәйдулла балалар өчен татар җыр җыентыклары чыгару кирәклеген әйтте

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Ркаил Зәйдулла балалар өчен җырлар булмау проблемасын күтәрде. Бу хакта сүз парламентта комитет утырышында барды.

“Милли музыка мәсьәләсе борчый. Балалар өчен язылган җыр җыентыклары җитми. Элек 1980-1990 елларда балалар өчен язылган җырларга конкурс уздыра иделәр. Мәктәпләргә, музыка училищеларына барабыз, хәзер балалар я элекке җырларны, я олылар өчен мәхәббәт җырларын башкара. Булган җырларның да җыентыклары сирәк чыга. Хәзер күп кенә мәктәпләрдә җыр дәресләре дә керми бит”, – диде Ркаил Зәйдулла.

Ул совет заманында композиторлар шагыйрьләр, җырчылар белән хезмәттәшлек иткәнен искәртте. “Төрле җырлар булгандыр инде, барысы да шедевр түгел. Хәзер дә рәхәтләнеп башкарып булырдайлары бар, тик алар гына җитми”, – ди депутат. Ул Мәдәният министрлыгы инициативасы кирәклеген әйтте.

Ркаил Зәйдулла элек сәнгать советлары булганын искәртеп үтте. “Талантлы һәм кырыс кешеләр утыра иде. Радиода хәтерлим Сибгат Хәким, Җәүдәт Фәйзи, Мансур Мозаффаровлар, зур шагыйрьләр, композиторлар җырларны тикшереп утыра иделәр. Хәзерге җырларны тыңлыйсың, алар бит истә дә калмый”, – диде утырыштан соң журналистларга.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова “Татар музыкасы гасыры” порталында нота җыентыклары булачагын әйтте. Шул рәвешле, республикадан читтә яшәүчеләр дә шөгыльләнә алачагын билгеләп узды. Ркаил Зәйдулла нота җыентыкларының кәгазь вариантлары да кирәклеген белдерде.

Гөлнар Гарифуллина
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*