Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Мәүлид ән-Нәбигә багышланган иҗади бәйге җиңүчеләре билгеле булды
Мәүлид ән-Нәбигә багышланган иҗади бәйге җиңүчеләре билгеле булды

Мәүлид ән-Нәбигә багышланган иҗади бәйге җиңүчеләре билгеле булды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Мәүлид ән-Нәби уңаеннан «Сез Пәйгамбәребезгә карата үз мәхәббәтегезне, аңа булган сөю хисегезне ничек белдерер идегез?» дигән темага уздырылган иҗади эшләр бәйгесенә йомгак ясады.

I урынга һәм 10 мең сум күләмендә акчалата бүләккә рус телендә эссе язган Мәскәү студенты Газинур Мөхитов лаек булды. II урын һәм 5 мең сум татарча эссе авторы, Арча районы Иске Кишет авылында яшәүче Мәүлетдин Галиевка бирелде. III урында – рус телендә эссе иҗат иткән Яшел Үзән кызы, КФУ студенты Галия Гарифуллина, ул исә 3 мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды.

Махсус бүләк – катнашу өчен диплом һәм «Хозур» нәшрият йорты чыгарган «Сөю нуры» («Светоч любви») китабы Актаныш районы кызы Алсу Хисмәтовага тапшырылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*