tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ркаил Зәйдулла: Милләтне саклап калуның гаранты – дәүләтчелек, аның мәдәнияте һәм теле
Ркаил Зәйдулла: Милләтне саклап калуның гаранты – дәүләтчелек, аның мәдәнияте һәм теле

Ркаил Зәйдулла: Милләтне саклап калуның гаранты – дәүләтчелек, аның мәдәнияте һәм теле

Язучы, Ркаил Зәйдулла үз чыгышында билгеләп үткәнчә, татар халкының үсеш стратегиясе эскизы мөһим сорауларның чагылышын үз эченә алган. Каләм иясе бүген Буада узган утырышта үз фикерләрен җиткерде. Анда шушы тирәлеккә якын районнардан вәкилләр, татар зыялылары җыелды.

-Милләтне саклап калуның гаранты – дәүләтчелек, аның мәдәнияте һәм теле. Дин дә мөһим. Ләкин ул беренчел түгел. Мәгариф шулай ук төп рольне уйный. Без эшне балалар бакчаларыннан ук башларга тиеш. Шул очракта гына, Милли университет ачуның мәгънәсе булачак. Төп максат-халкыбызны берләштерү. Бөтендөнья татар конгрессының бу юнәлештәге эше уңышлы булыр дип өметләнәм.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*