tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ркаил Зәйдулла яңа җырлар иҗат иткән яшь шагыйрьләрне котлый
Ркаил Зәйдулла яңа җырлар иҗат иткән яшь шагыйрьләрне котлый

Ркаил Зәйдулла яңа җырлар иҗат иткән яшь шагыйрьләрне котлый

Халык шагыйре Ркаил Зәйдулла «Безнең җыр» лабораториясе кысаларында яңа җырлар иҗат иткән шагыйрьләр өчен сөенә. Бу хактагы фикерләрен ул «Безнең җыр» иҗат лабораториясендә язылган иң яхшы җырлардан торган гала-концерттан соң «Татар-информ» хәбәрчесенә җиткерде.

«Яшьлек инде ул башта һәрвакыт яңаны тудырабыз, дип кычкыра. Бу шулай булырга тиеш тә. Һәр яшь буын шулай килә. Яшь чакта максималист буласың инде, әмма тамырлардан аерылып китеп булмый», — диде Ркаил Зәйдулла гала-концерттан соң.

Ул үзенең «Калеб» яшьләрен баштан ук хуплавын, булдыра алганча аларга ярдәм итергә тырышуын, очрашулар уздыруын, мастер-класслар ясавын әйтте.

Ракил Зәйдулла яшь композиторлар эшеннән тулысынча канәгать булмавын яшермәде. «Кайбер җырларга без яраткан элеккеге таныш җырлар кисәге белән кереп утырган», — диде ул.

Халык шагыйре яшьләр өчен сөенүен ассызыклады. «Яшь өметле композиторларыбыз милли якка авышырлар дип уйлыйм», — дип ышаныч белдерде Ркаил Зәйдулла.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*