tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия Герое Дамир Йосыпов Сызраньда мәчет салуның 30 еллыгында катнашты
Россия Герое Дамир Йосыпов Сызраньда мәчет салуның 30 еллыгында катнашты

Россия Герое Дамир Йосыпов Сызраньда мәчет салуның 30 еллыгында катнашты

Самара өлкәсенең Сызрань шәһәре мөселманнары төбәктә беренче мәчет салынуның 30 еллыгын билгеләп узды. Бу тантанага шушы калада туып-үскән Россия Герое, очучы Дамир Йосыпов та кайткан иде.

Дамир шәһәрнең Көнбатыш районында моннан берничә ел элек имам булып эшләгән. Бүгенге бәйрәмгә багышланган мәҗлестә дә беренче доганы Дамир Йосыров укыды. Сызрань шәһәре имам-мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев очучы якташына Росссия югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исеменнән «Әл-Хәмд» медален тапшырды.

Хөрмәтле кунак үз чыгышында балачакта монда узган көнннәр, гарәп телендә укырга, Ислам нигезләрен өйрәнергә йөргән вакытларны искә төшереп, гомеремнең иң матур мизгелләре дип атады.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*