tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия халыклары конгрессы милли стратегияне тормышка ашыру юллары турында фикер алышты
Россия халыклары конгрессы милли стратегияне тормышка ашыру юллары турында фикер алышты

Россия халыклары конгрессы милли стратегияне тормышка ашыру юллары турында фикер алышты

12 сентябрдә Түбән Новгородта үткән “Россия киләчәге” исемле Икенче халыкара бизнес-саммит кысаларында Россия халыклары конгрессы үтте. Темасы: “Россия Федерациясенең милли дәүләт сәясәте стратегиясен тормышка ашыруның федераль һәм региональ модельләре” («Федеральные и региональные модели реализации Стратегии государственной национальной политики Российской Федерации»).

Конгресс Түбән Новгородта инде 11 мәртәбә үткәрелә. Оештыручылар әйтүенчә, бүгенге көндә бу чараны “дискуссия мәйданчыгы” дип атап була. Биредә Идел буе төбәкләрендә һәм гомумән Россиядә милли сәясәтне тормышка ашыру юллары барлана, Россия халыкларының этно-мәдәни үсешендәге проблемалары турында фикер алышу бара. Бу юлы Түбән Новгородка 120 гә якын милли оешмалар вәкилләре, Россия халыклары конгрессының җирле оешмалары җитәкчеләре җыелды.

Әлеге чарага Татарстаннан Мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан рәиснең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин һәм Бюро әгъзасы, галим Дамир Исхаковтан торган төркем барды.

Дамир Исхаков әйтүенчә, әлеге чарада милли сәясәт стратегиясен тормышка ашыру турында эшлекле сөйләшү булган: нинди юнәлешләрдә эш алып барылырга тиеш, нинди чаралар белән һ.б. Төп темалар икәү: Россия ватандашларында патриотизм хисләрен үстерү һәм милли сәясәт стратегиясен кысаларында милләтләрне үстерү юллары. Гомум фикер буенча зур федераль программа төзелеп бетеп, эшли башларга тиеш. Мәгълүматлы чыганаклар белдергәнчә, бу программага инде 500 млн рубль чамасы бүлеп бирелгән. Ул РФ нең төбәкләрне үстерү министрлыгы һәм Россия халыклары конгрессы аркылы грантлар рәвешендә, башка формадамы тапшырылачак. Дамир Исхаков фикеренчә, моның өчен яхшы тасвирланган грантлар булуы шарт.

Бөтендөнья татар конгрессы бу процесста төбәкләрдәге үзенең оешмалары һәм җирле татар милли-мәдәния автономияләр аша катнаша ала. Чөнки һәр төбәк федераль милли стратегиягә нигезләнгән үз программасы булдырачак. Татарстанда әлеге эш белән мәдәният министрлыгы шөгыльләнәчәк. Эш юнәлешләре әле ел ахырына кадәр үтәчәк Россия халыклары конгрессының Дагъстанда үтәчәк форумында тәгаенләнәчәк дип көтелә.

Конгрессның эш барышында нинди мәсьәләләр игътибар бирее=лде дигән сорауга, Дамир Исхаков урыс халкының мәнфәгатен кайгырту тирәнрәк куелу кирәклеген искәрткән фикерләрне әйтеп китте. Чөнки әлеге мәсьәлә Татарстан өчен дә мөһим, аеруча мәгариф өлкәсендә. Тагын бер әһәмиятле тема, ул аерым түгәрәк өстәлдә дә күтәрелгән – матбугат чараларында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне яктырту мәсьәләсе. Аерым алганда җәмгыятьтәге мөселманнарга карата булган тискәре караш күп очракта мәгълүмат чаралары ярдәмендә күпертелә дип искәртелгән. Милли спорт төрләрен үстерү темасы да аерым түгәрәк өстәлдә катнашучыларның игътибар үзәгендә булган. Бу түгәрәк өстәлдә әйтелгән кызыклы фикерләрнең берсе: якын арада илкүләм милли спорт төрләре буенча спартакиада үткәрү.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*