tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембердә Закир Кадыйрины искә алдылар
Сембердә Закир Кадыйрины искә алдылар

Сембердә Закир Кадыйрины искә алдылар

14-15 сентябрдә Сембер шәһәрендә танылган мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Закир Кадыйриның тууына 135 ел тулуга багышланган “Закир Кадыйри һәм Идел-Урал татарларында мәгърифәтчелек” исемле фәнни-гамәли конференция үтте.

Бу конференция “Яңа буын мәдәнияты” («Культура нового поколения») Өченче халыкара мәдәния форумның махсус чарасы буларак үтте. Сембергә, конференция эшенә катнашу өчен Казан, Самара, Уфа һәм Сембернең үзеннән илледән артык галим, алар арасында зур фәнни дәрәҗәле кешеләр дә бар иде, килделәр.

Ике көнлек программада өч секция эшләде: “Закир Кадыйри – яшәгән заманы һәм аның иҗади мирасы”, “Татар халкы тарихын өйрәнү фәнендә милли компонент”, “Идел-Урал татарларында мәгърифәтчелек”.

Конференцияне Сембернең өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Сембер дәүләт университеты, дәүләт педагогия университеты Сембер өлкәсе хөкүмәте ярдәмендә оештырганнар.

Белешмә:

Закир Кадыйри (1878-1954гг.), дип галиме, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, журналист. Белемен Бәйрутта, Каһирәдә укып ала. Ырынбурның “Хөсәения” (1907-09), Уфаның «Галия» (1909-1913) мәдрәсәләрендә укыткан.

1914-18 елларда “Тормыш” газетасының баш мөхәррире була. Россия мөселманнары съездларында катнаша. 1917-18 елларда Милли Мәҗлес депутаты була. Октябр фетнәсеннән соң Кытай, соңыннан Төркиядә яши. Бер ара Финляндиядә (1936-39) яшәп ала.

Закир Кадыйриның иҗади һәм фәнни мирасы бик зур. Ул дин белеме, фәлсәфи фәнни хезмәтләр, уку әсбаплары авторы, шулай ук ул күп кенә фәлсәфи әсәрләрне татар теленә тәрҗемә итүе белән билгеле.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*