enrutat
Баш бит / Россия регионнарында татар журналистикасы ни хәлдә? — татар журналистлары уртак проблемалары хакында сөйләште
Россия регионнарында татар журналистикасы ни хәлдә? — татар журналистлары уртак проблемалары хакында сөйләште

Россия регионнарында татар журналистикасы ни хәлдә? — татар журналистлары уртак проблемалары хакында сөйләште

Бүген илебезнең төрле төбәкләреннән килгән татар журналистлары массакүләм мәгълүмат “кыры”ндагы вәзгыять турында сөйләште.  Россия регионнарында татар журналистикасы ни хәлдә? — Бөтенроссия татар журналистлары форумында фикер алышуга чыгарылган төп сорау нәкъ шул. Илебезнең төрле почмакларында яшәп, татарлар яшәешен чагылдырган, милләтебезнең мәдәниятен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен яктырткан, туган телебезне саклап калуга үз өлешен керткән кешеләрнең барысы да диярлек бер үк проблемаларны хәл итәргә мәҗбүр. Бөтендөнья татар конгрессы бинасында оештырылган “түгәрәк өстәл” татар басмалары, радио-телевидение вәкилләре өчен тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге.

“Бер очрашу – үзе бер гомер” дип, очрашуны Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев ачып җибәрде.  Ул Казанга җыелган татар журналистларын сәламләп, алар өчен Форум кысаларында бык тыгыз, бик сыйфатлы программа әзерләнүен билгеләп үтте. Бүген ММЧ вәкилләре башкалабызда эш итсә, иртәгә Ульяновскта татарлар яшәеше белән танышачак. Форум катнашучыларын хәтта Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов белән дә очрашу көтә.

Васил Шәйхразиев 2019 елның ахырына якынлашуын, елга йомгак ясарга вакыт җитүен искәртеп узды. Шул ук вакытта киләсе елда бик зур эшләр көтелә, дип билгеләде ул. 2020 елда күп кенә мөһим чаралар көтелә. ТАССРның 100-еллыгы, Бөек Ватан сугышының 75 еллыгы, Татарстан Президентын сайлау, Халык санын алу. Һ.б.

  • Сез, татар журналистлары, татар халкының горурлыкларын да, булган проблемаларын да күрсәтергә тиеш, — дип мөрәҗәгать итте Васил Шәйхразиев Форум катнашучыларына.

Башкортстан Республикасының “Кызыл таң” газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов бүгенге көннең универсаль журналистлар заманы булуын әйтте.

  • Безнең журналистлар төрле форматта эшли. Алар бер мәгълүматны электрон газетага да, журналга да, балалар журналына да, социаль челтәрләр өчен дә яраклаштырып бирә белә, — диде Фаил Фәтхетдинов.

Заманга яраклашып, журналистлар социаль челтәрләрдә дә актив эш алып бара. Һәр хезмәткәргә Башкортстанның төрле районнары бүлеп бирелеп, аларга үз аккаунтларына 5000 дус җыю бурычы куелган. Алар һәр язган материалын үз “бит”ләренә репост ясап, басмаларның укучыларын арттыра.

“Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова ММЧ тармагындагы төп проблеманы атап китте. Аның сүзләренчә, газета укучылар картая бара, ә яшьләр газета укымый.

-Укучыларыбызны югалтмас өчен без сайт белән, социаль челтәрләр белән актив эшлибез. Көндәлек аудиториябез – 80 меңнән артык кеше – бу басма газетаны укучылар, газетаның электрон версиясен кулланучылар, социаль челтәрләрдә танышып баручылар. Вконтакте һәм Инстаграмм – аудиторияне арттыра торган иң көчле ресурслар, — дип сөйләде Гөлнара Сабирова.

Шулай ук ул замана белән бергә атлап, “Ватаным Татарстанда” татарча подкастлар урнаштырыла башлавын, видеоформатта үсүгә юнәлеш алуларын әйтеп китте. Шулай ук оперативлыктан китеп, аналитикага басым ясарга тырышуларын билгеләде.

Башкортстанда иң зур тиражлы газеталарның берсе – “Өмет” газетасы баш мөхәррире Рәдис Ногманов, тираж җыю серләре белән уртаклашты.

  • Без уникаль басма чыгарабыз. Күпчелек газеталар электрон версияләрен үстерү белән мәшгуль булса, безнең төп омтылышыбыз басма форматны шушы дәрәҗәдә саклап калу. Газетабызга язылучылар санын 10 меңнән дә киметмәскә дигән бурыч белән яшибез. Газетабызда 4 кушымта чыгып килә – балалар өчен айга бер тапкыр “Чаткылар” кушымтасы бастырыла, “Сихәт” кушымтасы укучыларыбыз өчен аеруча кызыклы, “Сезнең өчен” дигән кушымтаны без яшьләребез өчен чыгалабыз, әбәбият җбелән кызыксынучылар өчен “Әдәби манзара” кушымтасы. “Моңнар кайтсын авылга” акциясе язылучылар санын арттырыга ярдәм итә. Газетабызны иң күп яздырган җирлеккә без конөерт белән танылган җырчыны алып киләбез, — дип сөйләде “Өмет” газетасы баш мөхәррире.

 

«Түгәрәк өстәл» барышында ММЧ вәкилләре үзләрен борчыган проблемалар турында да сөйләштеләр.  Төбәкләрдә татар телле журналистларга мохтаҗлык, татар телен белгән укучылар саны кими баруы, төбәк басмаларында язмаларның сыйфаты, почта белән, финанс кытлыгы белән бәйле проблемалар һ.б.

Шулай ук төбәкләрдә эшләүче журналистларга халык санын алу вакытында зур өметләр баглануы да билгеләнде. Кайбер төбәкләрдә татарларны башка милләт вәкилләре итеп күрсәтү, аларны төркемнәргә бүлгәләү омтылышларына каршы тору, татарны татар итеп саклап калуда татар журналистлары бергәләп эшләргә тиешлеге ассызыкланды.

 

Искәртеп узабыз, бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлангыч алды. Чарага Әстрехан, Самара, Оренбург, Ульян, Төмән, Свердловск, Омск, Чиләбе, Пенза, Киров, Нижгар, Ленинград өлкәләреннән, Мәскәү һәм Санк-Петербург шәһәрләреннән, Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия республикалрыннан, Пермь краеннан журналистика өлкәсендә эшләүче милләттәшләребез җыелды.

Гүзәл Насыйбуллина

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*