tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: «Бүгенге вакыйга хезмәттәшлекне һәм дуслыкны ныгытуга ярдәм итәчәк»
Рөстәм Миңнеханов: «Бүгенге вакыйга хезмәттәшлекне һәм дуслыкны ныгытуга ярдәм итәчәк»

Рөстәм Миңнеханов: «Бүгенге вакыйга хезмәттәшлекне һәм дуслыкны ныгытуга ярдәм итәчәк»

Башкаланың Даурия урамы белән Оренбург тракты киселешендәге скверда шагыйрь Мостай Кәримгә һәйкәл куелды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Әлеге тантанага Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм язучының оныгы Тимербулат Кәримов та килде.

Президент әйтүенчә, былтыр Уфаның 100 еллыгында “Нур” театры каршында бөек шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл куелган иде. Быел исә – ТАССРның 100 еллык бәйрәменә Мостай Кәримгә һәйкәл куелды. Моны ул тугандаш халыклар һәм республикалар арасында дуслыкның символы дип атады.

– Мостай Кәримнең әсәрләрен ихласлылыгы, тел байлыгы һәм милли колориты өчен яратабыз. Аның исеме ил һәм дөнья әдәбиятына алтын хәрефләр белән язылган. Ышанам, бүгенге вакыйга мәдәни алмашу, халыкларыбыз арасындагы хезмәттәшлекне һәм дуслыкны, традицияләрне алга таба да ныгытуга ярдәм итәчәк, – дип бәйрәм белән котлады Рөстәм Миңнеханов.

Радий Хәбиров исә шушы һәйкәлне ике республика арасындагы дуслык символы гына түгел, ике президент арасындагы ир-атлар дуслыгын да гәүдәләндерә.

– Рөстәм Нургалиевич, әлеге һәйкәлне ачуны Башкортстан һәм Татарстан дуслыгы һәм безнең белән чын ир-атлар дуслыгы символы дип санарга рөхсәт итегез, – дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан җитәкчесенә.

Тантанада Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбировка «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды.
Күрше республика башлыгы әйтүенчә, бу монументның шәһәр уртасында ачылуы да әһәмияткә ия.

“Һәйкәлнең Казан үзәгендә ачылуы безнең өчен дә зур дәрәҗә. Шагыйрь, рухи остазыбыз Мостай Кәрим Татарстанны һәрвакыт ярата, ул ике халык һәм ике республиканың мәңгелек дуслыгы өчен иде”, – диде ул. Радий Хәбиров Татарстан җитәкчесенә шушы проектны тормышка ашыруы өчен рәхмәтен әйтте.
“Сез – илебезнең иң тәҗрибәле җитәкчеләреннән берсе”, – диде ул Президентка.

Монументны ясау 45 млн сумга төшкән. Һәйкәлдә Урал тауларына утырган һәм карашын Казанга таба төбәгән Мостай Кәрим утыра. Аның тирәсендә әсәрләреннән өзекләрне дә күрергә мөмкин. Сынның авторы – Россиянең халык рәссамы, скульптор Андрей Николаевич Ковальчук. Аның сүзләренчә, шушы һәйкәл аның Татарстан һәм Башкортстан Республикалары арасындагы дуслыкка бер өлешем булып тора.

Тантанада Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис та катнашты. Ул – Мостай Кәримне якыннан белгән, дус булган әдипләрнең берсе.

– Без аның белән ярты гасырдан артык дус идек. Аның белән генә дә түгел, улы, кызы белән дә яхшы мөнәсәбәттә булдык, хатыны Рауза апа белән дә аралаштык, – диде ул һәйкәл ачылышыннан соң. – Дус сүзенә бөтен мәгънә кергән. Мостай Кәрим әнә шул дус иде. Ул – ике әдәбият, ике халыкның, Уфа һәм Казанның дусты.

Мостай Кәримең оныгы Тимербулат Кәримов бу чарада катнашуы белән горурлануын әйтте.

– Андрей Николаевичка бабаның образын тудыру кулыннан килгән. Без аның белән бер-беребезне ярты сүздән аңлаштык. Биш атнада шундый эшне башкарып чыктылар. Һәйкәл торган урын Казан кешеләренең дә, кунакларның да күңеленә хуш килерлек буласына шик юк, – диде ул.

Белешмә:
Мостай Кәрим – башкорт әдәбияты классигы. 100дән артык шигъри һәм прозаик җыентык, 10нан артык драматик әсәр авторы. Берничә әдәби бүләк һәм премияләр лауреаты. Бөек Ватан сугышы катнашучысы, Социалистик Хезмәт герое.

Чулпан Гарифуллина

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*