tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Әстерханда «Дуслык» татар иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Әстерханда «Дуслык» татар иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Әстерханда «Дуслык» татар иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты

Бүген Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерханның «Дуслык» төбәк иҗтимагый оешмасы – татар милли мәдәни җәмгыяте активы белән очрашты. Очрашуда Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов һәм Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

Татар милли мәдәни җәмәгатьчелеге рәисе Әнвәр Алмаев «Дуслык» эшчәнлеге турында кыскача гына сөйләде. Оешмага 1989 елда нигез салынган һәм быел ул 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. «Дуслык» татар милли мәдәниятен, телен һәм татар халкының тарихын саклап калу эшен актив алып бара. Өлкәдә барлыгы 60 меңнән артык татар яши.

Җәмгыять вәкилләре тырышлыгы белән татар халык театры саклап калынган, «Ялкын» фольклор ансамбле, «Нур» һәм «Тантана» балалар ансамбльләре оештырылган. 100 еллык тарихы булган «Идел» газетасы эше яңартылган. Габдулла Тукай исемендәге сквер һәм парк корылган. 2013 елда Татарстан Республикасы ярдәме белән бөек татар шагыйренә һәйкәл куелган. Ә 2017 елда – герой-шагыйрь Муса Җәлилгә.

Ел саен «Татар моңы», «Татар кызы» һәм «Мин татарча сөйләшәм» конкурслары оештырыла. 30 ел буена «Сабантуй» өлкә бәйрәме уздырыла, 2008 һәм 2017 елларда Татарстан Республикасы ярдәме белән Федераль Сабантуй уздырылган.

Сергей Морозов билгеләп үткәнчә, Әстерхан өлкәсе җитәкчелеге «Дуслык» җәмгыяте белән һәрвакыт элемтәдә тора.

Рөстәм Миңнеханов Сергей Морозовка җирле татарларның мәдәниятен саклап калу һәм үстерү өчен шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде. «Әстеран өлкәсендә күп милләт вәкилләре тату һәм дус яши. Бүген туган телне, мәдәниятне, динне саклап калу бик мөһим. Монда болар өчен бөтен шартлар тудырылган», – диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан бөтендөнья татарлары белән якынаю, татар телен өйрәнү инструментларын булдыру буенча берничә проектны гамәлгә ашыра.

Азакта Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга татар милли гореф-гадәтләренә күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт әйтте һәм, республика да,  үз чиратында, Әстерхан өлкәсе татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм күрсәтеп торыр, дип белдерде.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Дуслык» җәмгыяте вәкилләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды

president.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*