tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә “Сембер җыры” конкурсы узды
Ульяновск өлкәсендә “Сембер җыры” конкурсы узды

Ульяновск өлкәсендә “Сембер җыры” конкурсы узды

Ульяновск татар мәдәният үзәгендә «Сембер җыры» конкурсы булды. 29 нчы тапкыр узучы быелгы җыр бәйгесендә Сембер төбәгеннән ике дистәдән артык үзешчән сәнгать остасы катнаша.

Алар өлкәнең барлык районнарында узган сайлап алу турларында җиңеп чыгучылар. Конкурс нигезләмәсе буенча һәр башкаручы бер татар халык җырын һәм бер композитор әсәрен башкарырга тиеш.

Гран-прига лаек булган җырчы 28 апрельдә Татар мәдәният үзәгендә узачак «Мәхәббәт язы» концертында үз җырларын семберлелэргә бүләк итәчәк.

Гран-прига Ульяновскидан Дамир Сәлахетдинов лаек булды.

Рамис Сафин,
Ульяновск 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*