tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенең татар җәмгыяте активы белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенең татар җәмгыяте активы белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенең татар җәмгыяте активы белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенең татар җәмгыяте  (“Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы) активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев катнашты. Милләттәшләр белән очрашуны Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.

Ростов өлкәсе губернаторы очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, Дондагы татарлар тарихы йөзләрчә ел элеккеге дәверләргә барып тоташа, һәм алар шул чордан алып бүгенге көнгә кадәр өлкә тормышында, бигрәк тә Ростов өлкәсе һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда мөһим роль уйный. Ике төбәк арасында хезмәттәшлек турында беренче килешү 2004 елда имзаланган иде, 2013 елда икенчесенә кул куелды. Яңа килешү бүген имзаланачак, дип билгеләп үтте ул.

«Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге идарәсе рәисе Марсель Бадгутдинов, очрашуда катнашучыларны сәламләп, Дон татарлары тарихы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Ростов өлкәсе территориясендә 14 меңгә якын ватандашыбыз яши, аларның 6 меңгә якыны Ростов шәһәрендә.

Аннары Марсель Бадгутдинов үзе җитәкләгән оешманың эшчәнлеге турында сөйләде, быел аңа 16 ел тула.

– Бу вакыт эчендә җәмгыятебез Дон татарлары, өлкә җәмәгатьчелеге һәм тулаем татар дөньясы арасында үз эшчәнлеген популярлаштыру һәм торгызу юнәлешендә шактый катлаулы юлы узды. Бүген өлкә һәм шәһәрнең бер генә мөһим чарасы да татар җәмгыяте катнашыннан башка узмый, дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук Марсель Бадгутдинов үзләрен борчыган берничә сорауны да җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген үзәк урнашкан бинаның мәйданы татар халкы мәдәнияте һәм гореф-гадәтләрен үстерү һәм тарату буенча тулы канлы эш алып барырга мөмкинлек бирми. Бу уңайдан ул “Якташлар” өчен бушлай бина бирү инициативасы белән чыкты.

Марсель Бадгутдинов шулай ук Татарстан Президентына 2020 елда Ростов өлкәсендә Көньяк Сабантуй үткәрүне хуплавын сорады.

– Ростов шәһәрендә Сабантуй бәйрәме 2003 елдан бирле үткәрелә. Шулай 2003 ел –
25 кеше булды, 2010 елда-500, 2019 елда 1000 кеше катнашты. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Сабантуйның мәдәни, спорт, күңел ачу юнәлешләрен үз эченә алуын истә тотып, өлкәдә яшәүче төрки һәм башка халыкларның милли бәйрәмебезгә үсә барган кызыксынуын  күздә тотып, Ростов өлкәсендә 2020 елда Көньяк Сабантуй үткәрүне хуплавыгызны сорыйбыз, -дип мөрәҗәгать итте ул.

Марсель Бадгутдинов сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы өчен юбилейлы елда әлеге проектны гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы белән Ростов өлкәсе арасында хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләре һәм дәрәҗәсе ачар иде.

“Якташлар” идарәсе әгъзасы Надия Кормакаева Рөстәм Миңнехановка, 2020 елда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Ростов өлкәсеннән Татарстан Республикасына кимендә 100 кеше булган делегатларның сәфәрен оештыруда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте.

“Якташлар» идарәсе әгъзасы Равил Кормакаев Татарстан оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Ростов өлкәсенең татар җәмгыяте тарафыннан әзерләнә торган чаралар турында сөйләде. Алар арасында Татарстан Республикасының юбилее турында стендлар урнаштыру, өлкәнең милли-мәдәни берләшмәләре арасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган мини-футбол буенча турнир үткәрү, «Донские татары в лицах» китабын чыгару һ.б.

Рөстәм Миңнеханов очрашуны йомгаклап, «Якташлар» оешмасының Ростов өлкәсендә татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауда зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Ул очрашуда катнашучыларга нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

Белешмә өчен:

Дон татарлары турында беренче мәгълүмат 1623 нче елларда күренә башлый. Алар мөселман динендәге казаклар буларак телгә алына. Дон татарлары хәрби бәрелешләрдә катнаша, илчелекләрдә дипломат буларак эшчәнлек алып бара.

Казаклар башкаласы Старочеркасск шәһәрендә татарлар бистәсе һәм мәчете булган. Яңа башкала — Новочеркасск барлыкка килгәннән соң, татар бистәсе яңа урынга күчерелә һәм Татар хуторы дип йөртелә башлый.

Дон буена татарлар 1943 нче елдан соң күпләп күчеп килә. Алар биредәге шахта, завод-фабрикаларны торгызу эшләрендә булышкан. Алар тырышлыгы, мәрхәмәтлелеге, ихтыяр көче зур булу белән аерылып торган һәм бу сыйфатлары Дон тирәсендә төпләнеп калырга ярдәм иткән. Туган җирләреннән еракта яшәсәләр дә, татарлар туган телен һәм гореф-гадәтләрен саклап кала алган, буыннан-буынга тапшырган.

Хәзерге вакытта Ростов өлкәсендә 13900 татар исәпләнә (2010 нчы елга халык санын исәпкә алулар буенча). 15 ел элек бу җирлектәге милләттәшләребез берләшеп, «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәген төзи. Аның җитәкчесе- Марсель Рәсим улы Бадгутдинов.

Ростов-Дон шәһәрендә бер Җәмигъ мәчете эшләп килә. Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе — Җафар Бикмаев.

2018 нче елдан татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*