tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: Стратегияне эшләүдә катнашучыларның һәммәсенә зур рәхмәт
Рөстәм Миңнеханов: Стратегияне эшләүдә катнашучыларның һәммәсенә зур рәхмәт

Рөстәм Миңнеханов: Стратегияне эшләүдә катнашучыларның һәммәсенә зур рәхмәт

Россиянең 68 төбәгеннән һәм Татарстаннан Милләт җыенына җыелган 500ләп милләттәшебезне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

  • Киләчәктә безгә нишләргә, нәрсәләр эшләргә? Динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне ничек итеп сакларга дигән шушы уйлардан соң, Стратегия төзергә кирәк дигән уйга килдек. Бу бик зур хезмәт, бик күп сөйләшүләр. Риза булмаган җирләр дә булды. Аңа карамастан, бүген безнең шушы стратегияне кабул итәргә мөмкинлегебез бар. Кем шушы эштә катнашты, үз өлешен кертте – аларның һәммәсенә зур рәхмәтемне әйтәсем килә, – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент ТАССРның 100-еллыгы ел дәвамында билгеләп үтелә, әмма төп чаралар бүген-иртәгә уза, дип билгеләде. Аның сүзләренчә, республикабыда зур үзгәрешләр, әмма боларга Мәскәүдән – Россия Президенты В.Путиннан,  хөкүмәт вәкилләреннән ярдәм булмаса, ирешелмәс иде. Боларның барысы өчен дә Рөстәм Миңнеханов зур рәхмәтләрен әйтте.

Залга җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты шулай ук олы рәхмәтен белдерде.

  • Сез үзебезнең милләтебез өчен җаныгызны, тәнегезне биреп, барысын да эшлисез. Беренче чакыруга килеп җитәсез, без барганда, матур итеп каршы аласыз. Шундый милләттәшләребез булганда, безнең телебез, динебез, гореф-гадәтләребез югалмаячак, – диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*