tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинны ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәмгә чакырды
Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинны ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәмгә чакырды

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинны ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәмгә чакырды

атарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинны ТАССРның 100 еллык юбилеен билгеләп үтү тантанасына чакырды. Бу хакта ул дәүләт башлыгы белән видеоэлемтә буенча эшлекле очрашуда әйтте.

«Агымдагы елда сезнең боерык белән республиканың 100 еллыгына багышланган тантаналы чаралар планлаштырылган. Төп бәйрәм Республика көнендә, 30 августта узачак. Сезне бәйрәмгә чакырам, чөнки 20 ел эчендә республикабыз өчен сез башкарган эшләрне санап бетерерлек түгел. Без сезгә чын күңелдән рәхмәтле», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты агымдагы елның августында истәлекле көнне лаеклы билгеләп үтәргә әзер булуын әйтте. 27 майда Татарстан Дәүләт Советының юбилейга багышланган утырышын һәм июнь аенда Татарстан Хөкүмәтенең тантаналы утырышын үткәрү планлаштырыла.

Моннан тыш, республиканың 100 еллыгына медаль чыгардылар, аның белән күренекле татарстанлылар бүләкләнде. Беренче медальне Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә тапшырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*