tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнехановка Уфада Салават Юлаев ордены тапшырылды
Рөстәм Миңнехановка Уфада Салават Юлаев ордены тапшырылды

Рөстәм Миңнехановка Уфада Салават Юлаев ордены тапшырылды

Бүген Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ике республика арасындагы хезмәттәшлекне ныгыткан өчен Салават Юлаев орденын тапшырды.

Бүләкләү тантанасы Башкортстан Башлыгы хакимияте бинасында узды.
«Башкортстан Республикасы Башлыгы указы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Салават Юлаев ордены белән бүләкләнә», – дип игълан иттеләр бүләкне тапшыру барышында.
Салават Юлаев ордены 1998 елда булдырылган. Ул гражданнарга нәтиҗәле дәүләт һәм җәмәгать эшчәнлеге, җитештерүдәге югары казанышлары, фәнни һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, шулай ук мәдәният, сәнгать һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен тапшырыла.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*