tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ростов-Дон юбилеена Дон татарлары ТАССРның 100 еллыгы турында программа әзерли
Ростов-Дон юбилеена Дон татарлары ТАССРның 100 еллыгы турында программа әзерли

Ростов-Дон юбилеена Дон татарлары ТАССРның 100 еллыгы турында программа әзерли

14 сентябрьдә Ростов-Дон шәһәренең 270 еллык юбилеена багышланган бәйрәмдә җирле татарларның “Якташлар” җәмгыяте Татарстанның 100 еллыгына багышланган мәдәни программа тәкъдим итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә җәмгыять рәисе Марсель Бәдһетдинов хәбәр итте.

Дон татарлары чыгышы бәйрәмнең төп сәхнәсендә булачак, программада берничә татар җыры, “Әпипә” биюе көтелә, татар халкы көнкүрешенә багышланган күргәзмә оештырылачак. “Милләтебезне югары дәрәҗәдә күрсәтү – безнең бурыч. Без программаны җентекләп әзерлибез, ТАССРның 100 еллыгын күрсәтерлек банерлар да эшләттек”, – диде Бәдһетдинов.

Ростов-Дон шәһәре юбилеенда Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев, Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар булуы көтелә.

Марсель Бәдһетдинов Дон татарларының шәһәрдә узган зур чаралардан читтә калмавын әйтте. Шәһәрдә барлыгы 23 милли җәмгыять бар, юбилей көнендә шуларның тугызы үзләрен күрсәтәчәк. Татарлар чыгышы программада беренче булып тора, диде ул.

  • Ростов өлкәсендә бүгенге көндә 14 мең татар яши.

 

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*