tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рязань өлкәсе татар автономиясе Кастров мәдрәсәсен үз карамагына алырга ниятли
Рязань өлкәсе татар автономиясе Кастров мәдрәсәсен үз карамагына алырга ниятли

Рязань өлкәсе татар автономиясе Кастров мәдрәсәсен үз карамагына алырга ниятли

Рязань өлкәсе милли-мәдәни автономиясе тарихи Кастров мәдрәсәсе комплексын тулысынча үз балансына алырга ниятли. Бу Татар бистәсе территориясендә мәдәни мирас объекты санала. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Рязань өлкәсе һәм Касыйм шәһәре татарларының милли-мәдәни төбәк автономиясе рәисе Илдар Бикуев әйтте.

“Мәдрәсә берничә бина комплексыннан гыйбарәт. Элекке бала тудыру йорты, кухня, остаханәләр, җир участогы. Безгә кечкенә балалар укыган бер өлешен генә бирделәр, ә ул зур бербөтен комплекс. Җимерелгәнче яки берәрсенә сатканчы, шуны алырга телим. Бу дини оешмаларга кулланышка бушлай бирү турында законга туры килә. Безнең үз идарәбезгә алып, мәдрәсәнең татарлар балансында булуы мөһим”, – ди Бикуев.

“2018 елда комплексны бушлай бирүләрен сорап, Касыйм шәһәре администрациясенә хат яздым. Ләкин “гомуми кагыйдәләр буенча гына сатып ала алам, бу комплекс мөлкәтне приватизацияләү программасына кертелгән, һәм мәдәни мирас объектлары конкурста сәүдәләшү аша приватизацияләнәчәк, шуңа Касыйм шәһәре мөселманнары оешмасы милкенә биреп булмаганын аңлаттылар”, – диде Илдар Бикуев.

Мәдрәсәнең бер катлы өлеше үзләренә тапшырылуда федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов ярдәм иткәнен әйтте. “Иң кызыгы шул: хакимият хәзер тулысынча безнең баланска күчсен өчен, тиешле документлар юк ди, ә мин махсус нәкъ шул кечкенә мәдрәсәне үзебезгә алган вакыттагы документларны җибәрдем. Ә алар хәзер янәсе дөрес түгел, ошамый”, – дип гаҗәпләнүен белдерде әңгәмәдәш.

Архивта мәдрәсәнең ике катлы биналы булуы турында белешмәләр булганын ассызыклады. “Ул хәзер мөшкел хәлдә, шуны саклап калырга көрәшәбез. Шәех Равил Гайнетдиннан “РФ Үзәк Диния нәзарәте Касыйм шәһәр думасының җирле мөселманнар җәмгыятенә милекне тапшыруга ризалыгын белдерә” дигән раслау бар. Мин закон буенча тиешенчә эшләдем, ә алар документлар җитмәвен әйтә”, – ди Илдар Бикуев.
Кастров мәдрәсәсенә 1808 елда Хан мәчете имам-хатыйбы Абдулвахит Давликамов инициативасы буенча нигез салынган. 100 елдан артык Хан мәчете имам-хатыйблары буларак Давликамовлар династиясе мәдрәсә белән идарә иткән. 1868 елдан мәдрәсәгә бай татар гаиләсе вәкиле Сәйфулла Кастров химаячелек итә башлый. Алга таба да Кастровлар гаиләсе мәдрәсәне матди яктан тәэмин итә.

Гөлнар Гарифуллина
 https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*