tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба спортчылары билбау көрәшен отты
Саба спортчылары билбау көрәшен отты

Саба спортчылары билбау көрәшен отты

Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда 13-15 март көннәрендә билбау көрәше буенча Россия беренчелеге үткәрелде. Россиянең 20гә якын төбәгеннән килгән 250дән артык көрәшче өч яшь категориясендә (13-14, 15-16, 17-18 яшьлекләр) көч сынашты.

Саба спортчылары да сынатмады. Нияз Хәлиуллин (50кг. га кадәр) – 1нче, Ислам Таһиров (65 кг.) 2нче урыннарны алдылар. Егетләрне ярышка тренерлар Илдар Ермолаев, Айдар Һидиятуллин әзерләде. Хәзер көрәшчеләр июнь аенда узачак дөнья беренчелегенә әзерләнә башлыячаклар.

saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*