tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабан туеннан алган дәрт, ел буена җитәрлек
Сабан туеннан алган дәрт, ел буена җитәрлек

Сабан туеннан алган дәрт, ел буена җитәрлек

29 июньдә Самара өлкәсенең Камышлы районында Х Бөтенроссия авыл Сабан туе гөрләп узды. Безнең нижгар делегациясен бу бәйрәмдә тәшкил иткән Фаил һәм Ильяс Арифуллиннарны (Шөбиле), Надир һәм Мөхәммәт Вахитовларны (Иске Мочали), Иршат Абдулкәримов һәм Харис Хакимов (зур Рбишча) белән Сабир Магҗановларны (Печә) бәйрәм сәфәренә сергачтагы татар милли үзәге директоры каргалы Фәрит Аймалетдинов җитәкләп барды.

Безне бик җылы каршы алдылар, зур хөрмәт куйдылар, олы кунак иттеләр. Гомумән, Самарадагы милләттәшләребез милли бәйрәмебезгә зур әзерлек белән килгәннәр – сабантуй югары дәрәҗәдә узды һәм без бик канәгать булып кайттык, үзебез өчен шактый тәҗрибә тупладык, – ди Фәрит Летфуллович.

Руслар әйтмешли, “с корабля на бал” дигәндәй, Харис Мигъдәт улы Төркиянең Ан-талия шәһәре сабан туеннан туп-туры диярлек 4 мең кеше яшәгән Камышлы авылында узган милли бәйрәмебездә хөрмәтле кунаклар арасында иде.

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаровның катнашы, бәйрәм кунакларын сәламләве һәм алдынгыларны бүләкләве юбилейлы Бөтенроссия авыл сабан туеның дәрәҗәсен тагын да күтәрә төште. Президент Самара татарларына микроавтобус бүләк итсә, губернатор авыл ихтыяҗына “Нива” автомобиле тапшырды. Татарда шулай инде, кунак буш кул килми һәм ерактагы якын милләттәшләребез бу масштаблы бәйрәмнән хуҗалар хокукында файда да күрде булса кирәк, – дип уртаклашты үз карашы белән Харис хаҗи Хакимов.

– Җир кешесен, туган нигезенә хезмәт куйган шәхесләрне Самарада, шәхсән Камыш-лы җирлегендә олылый беләләр һәм бу үрнәкне алар илебезнең 24 регионыннан килгән 20 меңгә якын кунакка да күрсәттеләр. Бәйрәмнең масштабы шаккатырлык иде, концерт программалары да бай булды, милли уеннар да күп оештырылды, чал тарихыбызны, үткән тормышыбызны чагылдырган көнкүреш әйберләре күргәзмәләре дә сокланырлык итеп күрсәтелгән иде.

Шәхсән мин җылы тәэсирләр белән әйләнеп кайттым, чөнки Президент белән кул алыштым, аңа Нижгар татарларыннан кайнар сәлам ирештердем, – ди Фаил Харис улы.
– Әйтергә кирәк, беренче Бөтенроссия авыл Сабан туе да нәкъ Самарада зур оешканлык белән үткәнгә күрә, аның унынчысын да биредә уздырырга килешәләр һәм төп оештыручы – Бөтендөнья татар конгрессы һич тә ялгышмый – бәйрәм зурлыгы, сыйфаты белән искитәрлек иде. Бу чарага туры китереп, җирле сугышчан шагыйрь Әнвәр Давыдовның 100 еллыгына һәйкәл ачу да олы игътибарга лаек күренеш. Димәк, биредә буыннар бәйләнешенә, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә, – дип сөйләде Надир Вәлиәхмәтович.

– Безне оештырып барган Сергачтагы региональ татар милли үзәге дирекциясенә зур рәхмәт әйтәсем килә. Миңа калса, шундый үрнәк өлгесе булган, тәҗрибә туплау мөмкинлеге тудырылган милли-мәдәни чараларда Россия төбәкләрендә эшләп килгән
бар иҗтимагый оешмаларыбыз җитәкчеләре, совет әгъзалары, һичшиксез, катнашырга тиеш, чөнки гомер-гомердән килгән милли бәйрәмебезнең әһәмияте, эчтәлеге кайбер урыннарда югала бара, сабантуй халык өчен түгел, ә түрәләргә кәеф-сафа корыр өчен үткәрелә башлады кебек, – ди Сабир Садекович.

– Атларга гашыйк булганга күрә, Уразавыл сабан туена ике атымны алып килгән идем һәм берсе икенче урынны яулады. Самараның Камышлы авылында узган ат ярышларын да бик кызыксынып күзәттем. Җайдаклар җирле губернатор бүләге өчен ярыштылар һәм регион башлыгы җиңүчене “Ларгус” автомобиле белән бүләкләде. Ә бездә, кызганычка каршы, алган бүләгең бер чеметем чыгымыңны да капларга җитми. зур кызыксыну белән үзебездә җитештерелгән автомобильләрнең трюкларын карадык һәм хәйран калдык. Гомумән, ерак юл үтсәк тә, бик җылы хисләр туплап кайттык. Шуңа да Самарада яшәүче кунакчыл милләттәшләребезгә рәхмәттән гайре берни дә әйтә ал-мыйбыз, – ди Иршат Рушанович.

– 2020 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе беренче тапкыр Татарстанда, Мөслим районында узачак. Самара өлкәсенең Камышлы районы башлыгы Рафаэль Багаутдинов символик күчмә кубокны Мөслим районы башлыгы Рамил Муллинга тапшырды. “ул ТАССРның 100 еллыгына багышланачак”, – дип игълан ителде бәйрәмне тантаналы йомгаклауда. Сабантуйның абсолют батырына – Марий Эл көрәшчесе Муса Галлямовка Татарстан Президенты бүләге LADA Granta автомобиле тапшырылды.

Ә быел Новосибирскта үткән Федераль Сабантуй киләсе елда Мәскәүдә узар, диделәр оештыручылар һәм барыбыз белән дә җылы саубуллаштылар, туган нигезләргә исән-имин кайтып җитүебезне теләделәр. Менә шулай Самара якларыннан бәйрәм өлеше алып кайттык, – диде Фәрит Аймалетдинов.

Олег ХӨСӘИНОВ
И.Абдулкәримов фотолары.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*