tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сабантуй-2018» бәйгесенә килгән фотосурәтләр өчен тавыш бирү дәвам итә
«Сабантуй-2018» бәйгесенә килгән фотосурәтләр өчен тавыш бирү дәвам итә

«Сабантуй-2018» бәйгесенә килгән фотосурәтләр өчен тавыш бирү дәвам итә

Бөтендөнья татар конгрессы “Сабантуй-2018” гә багышланган фотосурәтләр бәйгесе игълан иткән иде. Хезмәтләр 1 августка кадәр кабул ителде.

Электрон почтабызга Җир шарының төрле почмагыннан биш дистәдән артык кешедән Сабан туе фотосурәтләре килде. Алар арасында Чехиянең Прага шәһәре, Эстониянең Кохтла-Ярве шәһәреннән, Италиянең Болонья шәһәреннән, Украинаның Донбасс өлкәсе, Канаданың Торонто, Ванкувер, Монреаль шәһәрләре, АКШның Флорида штаты, Үзбәкстан, Казахстан Республикаларыннан, Россиянең Бурятия, Башкортстан, Чувашия, Кырым, Республикаларыннан, Пермь крае, Волгоград, Смоленск, Нижгар, Ленинград, Чиләбе, Саратов, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәү, Ростов-на-Дону шәһәрләреннән, Татарстанның төрле район, шәһәрләрендә узган Сабантуйларда төшерелгән фотосурәтләр килде. Бәйгедә өлкәннәр генә түгел, мәктәп укчылары да актив катнашты.

tatar-congress.org сайтында 2018 елда дөньяның татарлар яши торган барлык почмакларында узган Сабантуй күренешләреннән торган тарихи фотоархив әзерләнә. Иң кызыклы фотолар Бөтендөнья татар конгрессы бинасында фотокүргәзмә итеп тәкъдим ителәчәк.

Иң матур һәм истә калырлык фотосурәт авторын ачыклау өчен, 15 август көнне  sabantui2018.congress.tatar адресы буенча хезмәтләрне тавыш бирү юлы белән бәяләү башланды. Бәйге шартлары буенча, тәүлек дәвамында һәркем иң матур дип санаган фотосурәткә тавыш бирә ала. Иң күп тавыш җыйган Сабантуй-2018 фотосурәте авторына Бөтендөнья татар конгрессы махсус бүләк әзерләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*