tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуй матур, җырлы– биюле бәйрәм булып калсын, аны барлык милләт халыклары да бергәләшеп бәйрәм итсен, илләребез тыныч, күгебез аяз булсын
Сабантуй матур, җырлы– биюле бәйрәм булып калсын, аны барлык милләт халыклары да бергәләшеп бәйрәм итсен, илләребез тыныч, күгебез аяз булсын

Сабантуй матур, җырлы– биюле бәйрәм булып калсын, аны барлык милләт халыклары да бергәләшеп бәйрәм итсен, илләребез тыныч, күгебез аяз булсын

“Без Сабантуйларны күп еллар уздырып киләбез. ә менә бусы  татар авыл сабантуйлары бишенче тапкыр уздырыла, бу чаралар   татар авылларын саклап калу максатыннан башлап җибәрелде. Моннан берничә ел элек без берничә проект башлап җибәрдек аның берсе Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыены булса, икенчесе менә Сабантуйлар. Волгоград җирендә мондый зур Сабантуй беренче тапкыр уздырыла, монда инде без татар халкын, милли гореф –гадәтләребезне күтәрү максатыннан җыелдык. Күрәсез халык ял  итә, барысы да канәгатъ.  Бәйрәмгә Ростов, Пермь, Әстерхан, Пенза һәм башка бик күп өлкәләрдән барысы да җыенып килгәннәр. Бу безнең бердәм булуыбызны күрсәтә, рухи яктан тагын да баета. Кешене бит рух яшәтә, гомерен озынайта. Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Нинди генә бәйрәм булмасын ул һәр җирдә үзе катнаша, халык белән аралаша. Бер генә чара да аның фатихасыннан башка узмый. Шуңа күрә дә, без көчле халык, тарихыбыз да, гореф – гадәтләребез дә сакланган, ә андый халык яшәячәк.

Быелгы Волгоград Сабантуенда Татарстанны Норлат районы тәкъдим итә. Нинди генә авыл күренешләре юк анда, кош – корты дисенме, йорт хайванымы, авыл бәйрәмнәре, җырлы – биюле тамашалар  дисеңме барысы да бар. Милли  киемнәребез, йорт күренешләре,хәтта авыл мунчысы да Волгоград халкы хозурына тапшылырган. Моның өчен район халкына,  җитәкчерәргә бик зур рәхмәт!Алар йөрәкләрен ярып бирер дәрәҗәдә тырышып эшлиләр, шундый ерак җирләргә килеп аерым бер матур шәһәрчек коралар. Бу инде безнең матур традициябезгә әйләнеп бара. Бик күп чит илләрдә республикабыз районнары, шәһәрләр катнашып чын татар моһитын тудыралар. Бу инде халкыбызны, киләчәк буынны  тәрбияләүдә  зур урын алып тора. Чөнки, монда килгән халык беркайчан да гореф – гадәтләрен, телен, милләтен  онытмас.

Киләсе елга,  Бөтенроссия авыл Сабантуе эстафетасы Оренбург өлкәсе Каргалы авылына тапшырылачак. Бәйрәмнәрнең киләчәктә дә дәвам итүе безне тагын да бердәм, көчле итә”,  –    ди Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*