tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуйлар гөрли… Сабантуйлар…
Сабантуйлар гөрли… Сабантуйлар…

Сабантуйлар гөрли… Сабантуйлар…

24 нче май көнне Волгоград өлкәсе Кече Чапурники авылы чын татар дөньясын хәтерләтә иде. Бишенче Бөтенроссия авыллар сабантуе нәкъ менә шушы төбәктә узды. Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнаштылар.

Сабантуйны ачып җибәрер алдыннан хөрмәтле кунаклар күргәзмәләр, авыл күренешләрен әзерләгән иҗтимагый оешмалар белән танышып чыктылар, сәнгать коллективларының җырлы – биюле чыгышларын  карадылар. Шулай ук, Бөтенроссия авыл сабантуенда Норлат районы Татарстан Республикасын тәкъдим итте.

Милли бәйрәмне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров ачып җибәрде. Алар халыкка күңелле бәйрәм көне, илебезгә тынычлык, татулык теләделәр.

Татарстан Президенты үз чиратында Волгоград өлкәсенең тарихи, ата – бабаларыбыз  каны тамган урын булуын, мондагы күпмилләтле халыкларның дус – тату яшәвен әйтеп Волгоград өлкәсе җитәкчелегенә Сабантуй бәйрәмен югары  дәрәҗәдә оештырулары өчен олы рәхмәтен  белдерде.

Тантана башланыр алдыннан Р.Миңнеханов Волгоград өлкәсендә милләтебезне, гореф–гадәтләребезне саклап калуда, мәдәниятыбызны үстерүдә күп көч куючыларга Рәхмәт хатлары, Волгоград өлкәсендәге татар милли – мәдәни мөхтәрияте җитәкчесенә микроавтобустан ачкыч тапшырылды.

Кунаклар алдында Татарстанның сәнгать  коллективлары чыгыш ясады. Данлыклы җырчыларыбыз Зөһрә  Сәхәбиева – Бигичева, Зәйнәп– Зөфәр, Фердинат Фәтхрахманов, “Зөләйлә” төркеме, Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина, “Казан” бию ансамбле һәм   башка бик күп танылган җырчылар, биючеләр, баянчылар, нәфис сүз осталары  катнашты.

“Зөләйлә” төркеме Волгоград җиренең гүзәллегенә соклануларын белдерделәр, халыкны бәйрәм белән котладылар. Шушы аяз күк йөзен бүләк иткән, матур бәйрәмнәрне безгә мирас итеп калдырган әби – бабаларыбызга зур рәхмәт, – диде алар.Филармония җырчысы Сиринә Зәйнетдинова да шушы Сабантуйда катнаша алуы белән чиксез бәхетле булуы, тарихи җиргә аяк басканда кичергән хис –  тойгылары белән уртаклашты. Милли җырларыбызның халык күңеленә барып җитүе куанычлы, – диде ул.

“Бу Сабантуй Волгоград өлкәсе халкы күңелендә озак еллар сакланыр, һәм алар аны ел да бәйрәм итәрләр дип ышанасы килә. Сабантуй – татар халкы бәйрәме булуга карамастан, монда бүген бик күп милләт вәкилләре катнаша.  Бәйрәм бик матур, югары дәрәҗәдә оештырылган. Сабантуй ул башка халыкларга үзебезнең гореф – гадәтләребезне күрсәтү,  башка халыкларны да җәлеп итү  мөмкинлеге. Хуҗаларның күңеле киң, халык та канәгатъ”– диде журналистларга биргән интервьюсында Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, Волгоград өлкәсе Россия төбәкләре арасында иң зур көчкә ия, ул үзенең географик урыны, алга киткән промышленносте, бай тарихы белән аерылып тора. “Бу олы көчкә ия, талантлы шәхесләр тәрбияләгән җир, шуңа   да ул алга таба да үсәргә, чәчәк атарга тиеш”, – дип ышана Татарстан Президенты.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*