tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Салават бушлай концерт күрсәтә
Салават бушлай концерт күрсәтә

Салават бушлай концерт күрсәтә

Үз-үзеңне изоляцияләүчеләргә беренче булып Салават Фәтхетдинов чыгыш ясаячак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең инстаграммында да хәбәр итте. “Шәп булган бу! Барыгызны онлайн концертка чакырам!” – дип язды Татарстан Президенты.

Эстрада йолдызлары онлайн-концертлары сериясен башлап җибәрәчәк. Артистлар берничә концертны туры эфирда үткәрергә килештеләр. Бу – уңай эмоцияләр алу, аралашуга мохтаҗ кешеләргә булышу һәм үз-үзеңне изоляцияләгәндә яки хастаханәдә булганда, ярдәм и максатыннан эшләнә. Проектны Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов ачып җибәрә. Концерт бүген 25 март көнне 19.00 башлана. Бу идеяне шулай ук Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Диләрә Ваһапова, Ришат Төхвәтуллин да хуплаган.

Мондый масштабтагы вакыйга беренче тапкыр республиканың рәсми интернет-берләшмәләренең “ВКонтакте” (https://vk.com/nashtatarstan) һәм “Одноклассники” https://ok.ru/nashtatarstan социаль челтәрләрендә мәйданчыкларында оештырылачак.

Бу проект-яраткан артистларның концертында булу гына түгел, алар белән аралашу өчен дә уникаль мөмкинлек, диләр оештыручылар.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*