tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Салават күпере» журналының октябрь саны гадәти булмаган формасы белән гаҗәпләндерде
«Салават күпере» журналының октябрь саны гадәти булмаган формасы белән гаҗәпләндерде

«Салават күпере» журналының октябрь саны гадәти булмаган формасы белән гаҗәпләндерде

Басманың концепциясе яңартылганнан соң «Салават күпере» журналының һәр саны уенчыкка охшый башлады, фигуралы кисү ярдәмендә алар гадәти булмаган рәвешкә керә. Шушы көннәрдә укучыларга октябрь саны тәкъдим ителде – ул транспорт чараларына багышланган һәм машина формасында әзерләнгән.

Журналны Тиз-тиз исемле машина турындагы әкият ачып җибәрә. Әкият сюжеты буенча Тиз-тиз кайчандыр бик матур һәм тиз йөри торган автомобиль булган. Хәзер исә Тиз-тиз гаражда тора һәм үзенең кыяфәтеннән бик ояла, пычракка баткан тәрәзәләре һәм купкан буяуларыннан барысы да көләр кебек тоела. Тиз-тиз үзенең нәни дусларына ярдәмгә килеп, аларны шәһәргә табиб янына алып киткәч исә барысы да үзгәрә. «Салават күпере» журналын алдыручылар аның юлда кемнәрне очратачагын һәм сәяхәте нәрсә белән тәмамланачагын әлеге әкиятне укып белә алачак.

Моннан тыш, октябрь санында кыска шигырьләр һәм кызыклы уеннар да тәкъдим ителгән. Алар сабыйларга транспорт чаралары турында күбрәк мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк, логик фикерләвен үстерәчәк. Һәр биттә үзенчәлекле QR-код урнаштырылган, аның ярдәмендә танып белү һәм күңел ачу характерындагы видео карарга мөмкин.

Традиция буенча журнал бүләк тә әзерләгән – аның эчендәге төсле кәгазь сабыйларга иҗат дөньясына чумарга ярдәм итәчәк. Журналның арткы тышлыгында «тылсымлы» буягыч урнаштырылган. Бары тик махсус кушымтаны йөкләп алу да җитә һәм рәсемгә «җан» керәчәк!

Кызыклы кул эшләре, буягычлар, ябыштыргычлар, сюрпризлар һәм бәйгеләр (анда җиңүчеләргә кыйммәтле бүләк тә бирәләр) – боларны «Салават күпере» журналының һәр санында табарга мөмкин.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*