tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Салават күперенә тиң тормыш
Салават күперенә тиң тормыш

Салават күперенә тиң тормыш

Ни белән үлчәнә гомер? Калган эзләре белән, кеше күңеленә орлык итеп
салган сүзләре белән.

Бу шигъри юллар Киров өлкәсенең Кызыл Алан бистәсендә гомер итүче Венера Салих кызы Әхмәтҗановага бик хастыр. Хезмәт биографиясен Кызыл Алан мәктәбендә
башлап, 35 ел туган җирендә балаларга математика һәм физика фәннәреннән
белем бирә.

Венера ханымның тормыш юлы салават күперенә тиң. Анда эш тә, шәхси
тормыш та, иҗтимагый активлык та, укучылар белән сыйныфтан тыш эшләр дә,
туган төбәге вәзгыяте дә үзенен лаеклы урынын алып тора. Кызыл Аланның әллә ничә буын баласы Венера Салих кызына рәхмәтле булып, адым саен хөрмәтен белгертеп яши. Бала мәнфәгатьләрен беренче урынга куеп яшәгән укытучы бу мөнәсәбәткә лаек. Элек үз эшенең фидакаре булган, инде хәзер лаеклы ялдагы Венера ханымнан: “Укытучы өчен иң мөһиме нинди сыйфат? – дип сорагач, – Балаларга хөрмәт белән карау, аларның һәркайсына шәхескә караган кебек, зур кеше белән сөйләшкән кебек сөйләшергә кирәк, – дип җавап бирде.

“Сез таләпчән, кырыс булсагыз да, бик гадел идегез” дип әйтәләр минем укучыларым әле ди ул.Венера ханым Кызыл Аланның “Тау” дип йөрткән өлешендә тугызъеллык мәктәптә укыткан. “Җан рәхәте алып эшләдем, чөнки балаларны бик яраттым”, – ди ул. Дәрескә иске план белән керә алмый ул, ел саен яңаларын яза, чөнки һәр сыйныф балалары үзенчәлекле, укыту төрләре алмашынып тора.

Җиде дистәсен тутырган укытучы инде күптән лаеклы ялда булса да, әле дә
аерым балаларны өенә чакырып укыта. Бу шөгыле белән күңеленә ләззәт тә
ала ул. Болай өстәмә шөгыльләнүне хәзер репетиторлык итү дип әйтәләр.
Ләкин Венера ханым акча эшләү максаты белән түгел, ә укучыларның
белемнәрен ныгытып, имтиханнарны яхшы бирсеннәр дип ярдәм итә.
Тынгысыз җанлы Венера апа һәрвакыт кеше хакын хаклап, күңел җылысын
кешеләр белән бүлешеп яши. Ул ике катлы күп фатирлы йортта яши. Һәм аны
йортның өлкән кешесе итеп, икенче төрле итеп әйткәндә, йорт белән идарә
итүче итеп сайлап куйганнар. Нинди генә проблема килеп чыкса да, хуҗалык
эшләре артыннан ул чаба.

Ә бистәнең карт кешеләренә хөрмәт белән карау, күчтәнәчләр белән барып
аларның хәлен белеп торуы – туган гаиләсендә әти-әнисеннән алган тәрбия
ятадыр. Салих абый белән Гайниямал апа гаиләсендә алты бала үсәләр алар.
Гаилә авыр югалтулар да кичерә. Бер балалары ун яшендә суга батып үлә.
Тагын бер энеләре 48 яшендә дөнья куя. “Төрле авыр вакытлар булды, шулай
да гел яхшылыкка өмет белән яшәдек”, – ди әңгәмәдәшем. Әнисе биш вакыт
намазын калдырмый. Әтиләре дә бик укымышлы була. 15-20 тапкыр Коръән
чыккандыр, 6-7 көндә чыгам дип әйтә иде дип искә ала Венера апа. Бөек
Ватан сугышы ветераны, Ленинград флотында хезмәт иткән әтиләре 92 яшенә
кадәр яши.

Арча педучилищесын тәмамлагач, Венера язмышын Арча егете Нариман белән
бәйли. Ә яшәргә Кызыл Аланга кайталар. Нариман данлыклы мич чыгаручы
була, заводта эксковаторда эшли. Мәрхүмнең гомере генә кыс-ка булган,
дөнья куйганына 17 ел булган инде. Әхмәтҗановларның балары да үзләре
кебек тырыш, актив, белемле булып үсәләр. Улы Фәнил Якутиядә шахтада
эшли. Кызлары Фәридә урман эшкәртү белгечлеген сайлый, Мәскәүдә урман
техникасы акдемиясен тәмамлый. Хәзер Сургут мебель җитештерү цехы
начальнигы. Балалары һәм өч оныгы Венера апаның иң зур куанычы.
Лаеклы ялга чыккач, хатын-кызның күпчелеге кул эше белән шөгыльләнә.
Венера ханым да алмаз чигү белән картиналар чигеп тә үзенә ләззәт ала.
Бүлмә диварларын үзе чиккән картиналар бизи. Кешеләргә чигеп бүләк итеп
тә күңеленә рәхәтлек ала.

Рәмзия ХӘКИМОВА,
Автор фотосы.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*