tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыятенең 2020 елга эш планы билгеләнде
Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыятенең 2020 елга эш планы билгеләнде

Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыятенең 2020 елга эш планы билгеләнде

11 декабрьдә Самарның Халыклар дуслыгы йортында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Советының чираттагы утырышы узды. Совет әгъзалары 21 ноябрьдә уздырылган өлкә татар милли-рухи активы җыелышына йомгак ясадылар, анда кабул ителгән резолюцияне расладылар

Утырышта Бөек  Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, да каралды.

Мәсәлән, яңа елның беренче кварталында Самарның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбленең 50 еллыгы зурлап бәйрәм ителәчәк. Ансамбльне оештыручы, озак еллар аның җитәкчесе булган Илгиз Колючев юбилей концертына әзерлек башланды дип белдерде. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров бу чараны Самарның “Металлурглар” мәдәният сараенда уздырырга киңәш итте. “Беренчедән, бу бина ансамбльнең тарихы белән тыгыз бәйле, чөнки беренче концертлар нәкъ шушы мәдәният сараенда  узды. Икенчедән, Мехзавод бистәсенә караганда,  халыкка “Металлург”ка бару җайлырак” , — дип сөйләде Ильяс Гомәр улы. Совет әгъзалары, шул очрактан Илгиз әфәнде дә, бу дәллилләр белән ризалаштылар. Утырышта “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең юбилей концертын уздыру буенча оештыру комитетын булдыру турында килешенде.

“Самар татарлары” журналының 2020 елда чыгарылачак саннары күбесенчә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак. “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр төркеме активисты Ринат Мөхәммәтҗанов бу темага мәкаләләр бәйгесе игълан итәргә тәкъдим итте.  Мартта уздырылачак “Татар акценты”  фотокүргәзмәсенә дә Бөек Ватан сугышына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган эшләр кабул ителәчәк.

Оешманың Совет әгъзасы Альбина Мәхмүтова февральдә Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган шигърият кичәсе уздырырга тәкъдим итте.  2020 елда оешма тарафыннан уздырылачак чаралар планына шулай ук хатын-кызлар арасында “Идел буе гүзәле” бәйгесе, “Урта Идел буе халыкларының милли тәңгәллеген саклап калу һәм үстерү” дип аталган фәнни-практик конференция, татар гаиләләре арасында “Күңелле стартлар” бәйгесе, “Татар массакүләм мәгълүмат чараларын укучылар көне”,  Самара төбәгендә беренче татар якшәмбе мәктәпләре эшли башлауга 30 ел тулуга багышланган конференция, татар теле буенча олимпиада һәм башка күп чаралар кертелде. Оешма, гадәттәгечә,  өлкә һәм өлкә авыллары Сабантуйларын уздыруда да катнашачак.

Утырышта “Бердәмлек” татар газетасына яздыру кампаниясе турында да сүз барды.  Ильяс Гомәр улы  50ләп кешене өлкә татар газетасына яздырырга вәгъдә итте. Узган елны да ул редакциягә шундый ярдәм күрсәткән иде.

Альбина Харис кызы 22 декабрьдә өлкә Халыклар дуслыгы йортында татар балалары өчен Чыршы бәйрәм уздырылачагын искәртеп үтте. Чара 14 сәгатьтә башлана. Ә соңыннан өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзалары  өчен Яңа ел җыелышы уздырылачак. Көн кадагында 2019 елда оешма тарафыннан башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, актив әгъзаларны бүләкләү. Шулай ук оешма юбилее хөрмәтенә чәй табыны да оештырылачак.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*