tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада милләтпәрвәр Морат ага Сафин белән хушлаштылар
Самарада милләтпәрвәр Морат ага Сафин белән хушлаштылар

Самарада милләтпәрвәр Морат ага Сафин белән хушлаштылар

16 декабрьдә Самарада хөрмәтле аксакал Морат Исмәгыйль улы Сафинны соңгы юлга озаттылар.

Морат ага Сафин 1931 елның 20 октябрендә Самара өлкәсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң шунда китапханәче булып эшләргә кала. Шул ук вакытта Алабуга китапханә техникумында читтән торып белем ала.

Инде Самара мәчете китапханәсендә эшләгән чорда берничә китап яза, анда шигырьләр дә, истәлекләре дә бар. Морат аганың әсәрләре Казан һәм Самара татар вакытлы матбугатында басылып торды.

Морат ага Самарадагы данлыклы “Туган тел” оешмасы эшендә даими катнашып килде, Бөтендөнья татар конгрессы корылтае делегаты булды.

Авыр туфрагы җиңел, урынны җәннәттә булсын!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*