tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада өлкә Сабан туен уздырачаклармы?
Самарада өлкә Сабан туен уздырачаклармы?

Самарада өлкә Сабан туен уздырачаклармы?

Ата-бабаларыбыздан килгән милли бәйрәмебезне быел Самарда уздырыргамы-юкмы?” – дигән сорау килеп басты. Моның төп сәбәбе – финанслар булмау.

24 апрельдә өлкә Халыклар дуслыгы йортында өлкә Сабан туена әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды.

Очрашу бүләкләүдән башланып китте. Өлкә милли-мәдәни  татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов Самарда XXVIII Татар яшьләре көннәрен оештыруда күрсәткән ярдәме өчен “Идел” татар халык ансамбле җитәкчесе Мидехәт Әминовка “Идел” яшьләр үзәгенең (Татарстан) Рәхмәт хатын тапшырды.

Җыелышта татар милли оешмалар җитәкчеләре һәм әгъзалары, милли хәрәкәт активистларыннан торган комитет каршына: “Ата-бабаларыбыздан килгән милли бәйрәмебезне быел Самарда уздырыргамы-юкмы?” – дигән сорау килеп басты. Моның төп сәбәбе – финанслар булмау.

–          Берсенә дә сер түгел, бәйрәмнәр уздыру зур чыгымнар тәлап итә, ә алар бюджетта каралмаган. Мәсәлән, өлкә Сабан туен тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен 700 мең сум акча кирәк. Шуның 200 меңен хөкүмәт бирәчәк, әмма ул бәйрәмнең техник ягын тәэмин итүгә генә җитә. Артистларга түләү, бүләкләр сатып алу өчен акча каян җиткерергә? – дип сөйләде өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров.

Чынлап та, Самарда татар милли  чаралары инде күп еллар милли оешмалар җитәкчеләре ярдәмендә үткәрелеп килә. Быелгы өлкә Сабан туе чыгымнарының да бер өлешен өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров үз өсләренә алуларын белдерделәр. 29 июньдә  Камышлыда узачак X Бөтенроссия авыл Сабан туена да өлкә һәм Самар шәһәре татар милли оешмалары шактый зур күләмдә матди ярдәм күрсәтәчәкләр. Әмма берүк кешеләр бу бәйрәмнәрне күпме генә күтәрә алырлар икән?

Сабан туен оештыру, аны матур итеп уздыру өчен күпме кеше көч куя! Мөхтәрәм кунакларны каршы алу, мәйданчыкларда көрәш, балалар өчен уеннар, спорт ярышлары оештыру, паркның берничә ноктасында концертлар кую – боларның барысы да акча гына түгел, кадрлар һәм вакыт та таләп итә.

Кызганыч, халык бу чараларны нинди акчага уздырылуы белән кызыксынмый, шулай тиешле, дип уйлый.  Бүген шактый уңышлы эшмәкәрләребез, актив яшьләр бар. Алар милли оешмалар эшчәнлегендә катнашсыннар, матди ярдәм күрсәтсеннәр иде”, — дип тәкъдим итте өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы Азат Надиров. Ә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самар өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин спонсорлык ярдәмен зур оешмалардан сорарга кирәк дигән фикерен җиткерде.

50 мең сум һәм аннан да артык матди ярдәм күрсәтүчеләргә Ильяс Гомәр улы “Иганәче пакеты”н ясарга тәкъдим итте.

–          Бу юмарт милләттәшләребезгә махсус дипломнар тапшырылачак. Сабан туенда һәм өлкә татар массакүләм мәгълүмат чараларында алар оешмасының яисә бизнесының рекламасы куелачак. Шулай ук Сабан туенда аерым бер бәйгедә җиңүчеләргә тантаналы рәвештә бүләк тапшыру мөмкинчелеге дә булачак, — дип белдерде ул.

Утырышта Сабан туен оештыру буенча күп мәсьәләләр уртага салып сөйләшенелде. Тик төп сорау ачык калды. Өлкә Сабан туен уздырырга икән – димәк иганәчеләр кирәк. “Шушында җыелганнарның һәркайсысы якыннарына, дус-ишләргә мөрәҗәгать итеп,  ун кешедән генә берәр мең сум акча җыя алсак та яхшы ярдәм булыр иде”, — дип сөйләде өлкә милли-мәдәни татар автономиясе һәм өлкә “Туган тел” татар җәгыяте директорлары вазифасын башкаручы Фәрхәт Мәхмүтов.

Әлбәттә, эшмәкәрләр арасында да төрле хәллеләр бар. Берьюлы йөзәр мең сум чыгарып салырга барысының да хәленнән килмәс. Кемдер 10, кемдер 30 мең сум бирсә дә кирәк сумма җыелыр иде. Татар халкында: “Адым-адым — юл булыр, тамчы-тамчы — күл булыр”,  – дигән әйтем дә бар бит. Бәлки, бергәләшеп, күмәк көч белән Сабан туен бик матур итеп уздыра алырбыз?

Җыелышта: “Быел Самар өлкәсендә (Камышлыда) X Бөтенроссия авыл Сабан туе уздырыла. Бәлки, милли бәйрәмебезне өлкә күләмендә үткәрмәсәк тә буладыр?” – дигән фикерләр яңгырады. Берәүләр бу тәкъдим белән килешсәләр, икенчеләре: “Күркәм бәйрәмебезне бөтенләй югалтмабызмы?” – дип шик белдерделәр.  Бу икеләнүләр дә урынсыз түгел. Кызганычка, уйланып, шикләнеп торырга вакыт юк, бәйрәмебезне үткәрергә икән — бүгеннән җиң сызганып эшкә керешергә кирәк.

Сабан туен оештыру комитетының икенче утырышы 29 апрельгә билгеләнде. Әгәр милли бәйрәмебез кирәк дип саныйсыз, аны уздыруга үз өлешегезне кертәсегез килә икән, шушы язма астында үз фикерегезне, тәкъдимнәрегезне белдерә аласыз.

Алия АРСЛАНОВА.

Самара шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*