tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә Татарстанның яңа вәкиле билгеләнде
Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә Татарстанның яңа вәкиле билгеләнде

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә Татарстанның яңа вәкиле билгеләнде

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллек җитәкчесе итеп Ренат Вәлиуллин тәгаенләнде.

Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин моңа кадәр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары булып эшләде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Ренат Нәкыйф улына яңа эш урынында уңышлар тели һәм Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Татарстанның даими вәкиллеге конгресс белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итәчәк дигән теләкта кала!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*