tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Флүрә Талипова үзенең иҗат төркеме белән Казакъстан Республикасыннан гастрольләрдән кайттылар
Флүрә Талипова үзенең иҗат төркеме белән Казакъстан Республикасыннан гастрольләрдән кайттылар

Флүрә Талипова үзенең иҗат төркеме белән Казакъстан Республикасыннан гастрольләрдән кайттылар

Бүген Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетында автор-башкаручы Флүрә Талипова-Коләхмәтова кунак булды. Шушы көннәрдә ул Казакъстан Республикасыннан гастрольләр белән кайтты. Флүрә Талипова сәфәрдәге хис-кичерешләрен безнең  белән дә бүлеште.

Җырчы-композитор, автор-башкаручы Флүрә Талипова-Коләхмәтова Башкортстан Республикасының Салават районы, Лаклы авылында туган. Әнисе ягыннан нәселләре Татарстанның Саба районы Көек авылыннан башлангыч ала. Хәзерге вакытта Флүрә Талипова инде 20 елдан артык Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итә. Җырчы-композиторның 300ләп иҗат ителгән җырлары бар, шулай ук аның җырларын 40лап җырчы башкара. “Язмышлар”, “Бәхеткә юллар эзләдем”,”Китмәле, әнкәй”, “Ярый әле дуслар бар” – бу сәнгать яратучыларга таныш булган җырларның бер өлеше генә. Флүрә Талипова һәр елны Россиянең төрле өлкәләренә һәм шәһәрләренә гастрольләр белән йөри: Пермь, Самара, Нижневартовск, Свердловский шәһәрләренең татарлары җырчыны бик яратып кабул итәләр.

Март аенда Флүрә Талипова-Коләхмәтова үзенең иҗат төркеме белән Казакъстан Республикасында концертлар куйганнар. Уральск, Атырау, Арыс, Аксу, Шымкент, Усть-Каменогорск, Семей (Семипалатинск), Көкшетау, Костанай, Алма-Ата шәһәрләре халкы өчен, аеруча андагы татарлар өчен, бу бик куанычлы вакыйга. “Без Татарстан тамашачысын иркәләп бетердек инде, безнең республикада җырга-моңга кытлык сизелми бит, ә Казакъстан Республикасында яшәүче милләттәшләребез җырга-моңга сусаганнар. Алар өчен татарча җыр ишетү зур бәйрәм кебек. Шулай ук без Нәүрүз бәйрәмендә катнаша алу бәхетенә дә ирештек. Рәсми рәвештә халыкка биш көн ял бирелә, җырлы-биюле бәйрәм биш көнгә сузылды.  Гомумән, Казакъстан халкы безне бик җылы каршы алды, кунак итте, бу яктагы халыкның күңеле ничектер саф, беркатлы  кебек тоела миңа. Һәрбер өйдә сине хуҗа кеше кабул итәргә риза, кунак итеп табынга чакыралар. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез яныннан кайтканда мин иҗади күтәренкелек рухы белән янам, татар милләте, Аллага шөкер исән-сау яши икән дип куанып алар өчен горурланып кайтам”, – дип үз фикерләрен җиткерде Флүрә Талипова.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*