tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарманда “Татар малае, татар кызчыгы-2019” бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар
Сарманда “Татар малае, татар кызчыгы-2019” бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар

Сарманда “Татар малае, татар кызчыгы-2019” бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар

21 ноябрь көнне Сарман балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында “Татар малае, татар кызчыгы-2019” бәйгесе үткәрелде.

Ул “Ак калфак” Бөтендөнья хатын-кызлары оешмасының Сарман муниципаль районы бүлекчәсе тарафыннан район хакимияте, мәгариф бүлеге, Сарман сәнгать мәктәбе ярдәме белән уздырылды. Бәйрәмнең иганәчесе – Илдар һәм Миләүшә Гамировлар.
Бәйгедә катнашучы балаларны, аны тамаша кылырга килүчеләрне район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде, барлык әниләрне бәйрәм белән тәбрикләде.

Бәйгедә район үзәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче сигез бала катнашты. Ә “Татар малае” исеменә – “Ләйсән” балалар бакчасыннан Камил Фазуллин, “Татар кызчыгы” исеменә “Кояшкай” балалар бакчасыннан Рания Шәкурова лаек булды.

Барлык балалар да аерым номинацияләрдә җиңүләр яуладылар. Аларга дипломнар, Илдар һәм Миләүшә Гамировлар ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*