tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Колмаер данын еракларга тараткан шәхесләр
Колмаер данын еракларга тараткан шәхесләр

Колмаер данын еракларга тараткан шәхесләр

СССРның, РСФСРның hәм ТАССРның халык артисты, БАССРның атказанган артисты, Ленин ордены иясе Габдулла Шамуковның тууына тиздән 110 ел була. Ә Ульяновск өлкәсе Чардаклы районының Почетлы гражданины Дамир Шариповның арабыздан китүенә 17 ноябрьдә бер ел булды. Заманында алар икесе дә Чардаклы районының Татар Колмаеры урта мәктәбен тәмамлаган.

Узган җомга көнне тарихта тирән эз калдырган шушы ике олуг шәхеснең исемнәрен мәңгеләштерү максатында авылның Д.Шарипов исемен йөртүче мәктәбе бинасына урнаштырылган мемориаль такталарны рәсми рәвештә ачу тантанасы үтте.

Тантана кунаклары мәктәпнең сугыш hәм хезмәт даны, туган якны өйрәнү музее белән таныштылар. Дан орденының тулы кавалеры Дәүли Кыямовның, өлкәнең Почетлы гражданины Дамир Шариповның, галим Закир Аюхановның, шагыйрә Хәдичә Шаммасова белән театр артисты Габдулла Шамуковның тормыш, хезмәт hәм иҗат юлын тасвирлаган бай эчтәлекле экспонатлар hәркемдә зур кызыксыну hәм соклану тудырды. Балаларны, яшь буынны әлеге танылган шәхесләр үрнәгендә тәрбияләү бурычы куябыз, ди мәктәп директоры Рузалия Садыйкова.

Дамир ага Шарипов аеруча яратып тыңлаган «Карурман» җырын Илhам Шакиров башкаруында ишетеп, күңел хатирәләрен яңартканнан соң, чарада катнашучыларны Чардаклы районы башлыгы Зөлфия Бабич сәламләде. Ул татар театры күгендә cүнмәс йолдыз булып балкыган, Ленин образын тудырган Габдулла Шамуков белән гомере буе җитәкче урыннарда эшләп, Чардаклы төбәге үсешенә зур өлеш керткән Дамир Шариповның хезмәт биографияләренә тукталды.

Аларның тормыш юлындагы олуг казанышларын hәм ветераннар советының тәкъдимен исәпкә алып, район депутатлар Советы Колмаер авылының Д.Шарипов исемендәге урта мәктәбе бинасына Г.Шамуков hәм Д.Шарипов истәлегенә мемориаль такталар урнаштыру турында карар кабул итте hәм игелекле кешеләр, эшмәкәрләр ярдәме белән бүген без аларны ачабыз, диде Зөлфия Камил кызы. Ә Колмаер авыл җирлеге администрациясе башлыгы Виктор Болезнов үткән гасырның җитмешенче hәм сиксәненче елларында Дамир Шарипов ярдәме белән авылда мәдәният йорты hәм музей, урта мәктәп биналары, торак йортлар төзелүе, асфальт юллар салынуы турында сөйләде.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов мемориаль такталарны булдыруда ярдәм күрсәтүчеләргә, аерым алганда, район хакимияте башлыгы урынбасары Виктор Игнатьев белән җирле татар автономиясенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Мин Дамир Шариповны үземнең остазым, укытучым итеп саныйм hәм минем кебекләр йөзләгән кеше җыела. Безгә дөрес юлны күрсәтүе, гомере буе терәк һәм таяныч, маяк булып торуы өчен аңа әйтеп бетергесез дәрәҗәдә рәхмәтлебез”, – диде Рифгать Фазулла улы. Ул алтмышынчы елларга кадәр төбәкнең татар мәгарифе үзәге булган hәм бик күп күренекле шәхесләр тәрбияләп чыгарган Колмаер мәктәбенең тарих сәхифәләрен дә барлады.

“Бу мәктәптә күрше Иске Майна, Мәләкәс hәм Яңа Малыклы районнары татар авылларыннан да килеп укыганнар. Татар Колмаеры мәктәбен тәмамлап, югары дәрәҗәләргә ирешүчеләр арасында халык артисты Габдулла Шамуков, фронтовик-шагыйрь Сәхаб Урайский, каләм осталары Демьян Фәтхи hәм Хәдичә Шаммасова, фән докторы Закир Аюханов та бар. Димәк, мәктәптә татар телен өйрәнүнең, ике телдә белем алуның практик файдасы бар, ул баланың акыл үсешен тизләтә”, – диде Р.Ахмедуллов.

Ә бөтен гомерен яшь буынга аң-белем hәм тәрбия бирүгә багышлаган мәгариф ветераны Җәүдәт Валиуллин педагог hөнәренә карата олы мәхәббәт хисе тәрбияләгән остазларына — Колмаер мәктәбенең элеккеге укытучыларына рәхмәтләрен юллады. “Дамир  Шарипов белән авылдашлар hәм чордашлар идек, мин аның хезмәт юлына, уңышларына hәрчак сокландым”, дип белдерде ул.

Папау авылы администраторы Рөстәм Бихузин да якты истәлекләре белән бүлешеп, Дамир ага Шариповның кешелекле, актив гражданлык позициясенә ия булуы, үзенең кыйбласына, тормыш принципларына соңгы сулышына кадәр тугрылыклы калуы, hәрвакытта да гади кеше мәнфәгатьләрен беренче урынга куюы турында cөйләде. «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов милләт җанлы Дамир Шариповның сиксәненче еллар ахырында милли телләрдә газеталар hәм телевидение тапшырулары оештыру максатында бик күп көч hәм тырышлык куюын искә төшерде.

Татар автономиясенең Чардаклы район советы рәисе Җәүдәт Мубинов мемориаль такталарны булдыруга бәйле чыгымнарны үз өсләренә алган җитәкчеләргә hәм эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Колмаер урта мәктәбе директоры Рузалия Садыйкова исә күренекле шәхесләр истәлегенә мемориаль такталар кую мәгариф учагының дәрәҗәсен күтәрүе турында бәян итте. “Без бу исемнәргә тап төшермәскә, алар белән горурланып яшәргә ышандырабыз”, – диде директор.

Мөхтәрәм шәхесләр – Дамир Шариповның бертуган сеңелесе Клара апа Хәсәнова, өлкәнең Почетлы гражданины Рифгать Ахмедуллов, Чардаклы районының сугыш hәм хезмәт ветераннары советы рәисе Валентина Барахтина hәм Колмаер урта мәктәбе директоры Рузалия Садыйкова мемориаль такталарны тантаналы рәвештә ачканнан соң, чарада катнашучылар Габдулла Шамуков белән Дамир Шарипов истәлегенә чәчәкләр салды.

Шул ук көнне Чардаклы район үзәгендә дә егерме елдан артык партия райкомының беренче секретаре булып эшләгән Дамир Шарипов белән райбашкарма комитеты рәисе Владимир Кузьмин истәлегенә мемориаль такта ачылды. Район мәдәният йорты бинасына урнаштырылган истәлек тактасын ачу тантанасында район башлыгы Зөлфия Бабич, өлкә Законнар чыгару Җыелышының элеккеге рәисе Борис Зотов, Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Рифгать Ахмедуллов чыгыш ясады. Алар районны шактый вакыт әйдәп барган булдыклы җитәкчеләр эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.

Исхак Хәлимов

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*