enrutat
Баш бит / Себер татарлары Көлцән бәйрәмен билгеләде
Себер татарлары Көлцән бәйрәмен билгеләде

Себер татарлары Көлцән бәйрәмен билгеләде

Бу көннәрдә төрки халыклар Кояш календаре белән Яңа елны, яз башланган көнне, ягъни Нәүрүзне бәйрәм итәләр. Ә себер татарларында бу бәйрәмне кайбер авылларда — Әмәл, кайсыларында – Көлцән яки Садака дип атыйлар.

29F2B044-BA40-4DCD-A076-384E16E704EA_w640_s“Әмәл — тирән мәгънәле сүз, ул — мөмкинлек, сәламәтлек, матди иминлек дигәнне аңлата. Көлцән – әче камырдан прәннек, яки төче камырдан келиндер формасында итеп пешерелгән көлчә ул. Халык: “Көлцән!”, — дип кычкырып, садакага әлеге көлчәне бирүләрен сорыйлар, шуңа кайбер авылларда гадиләштереп: ”Садака!” дип тә кычкыралар. Әгәр йорт хуҗасы килүчеләргә бернәрсә дә чыгарып бирмәсә, килүчеләр ачуланып: “Әмәлегез бетсен”, — дип әйтергә мөмкиннәр. Шул очракта – ел буена бу йортта иминлек, муллык, тынычлык булмаячак дигән ырым кайбер авылларда әлегәчә саклана. Бәйрәмдә җыеп кайткан ризыкларны тәм-том итүчегә тән сихәте бирелә, уңышлар юлдаш була дигән ышану да яшәп килә. Бәйрәмнең төп асылы – табигать яңарган вакытта якыннар, авылдашлар белән күрешеп, үзара хәл белешү, күңел ачу, әмәлеңә-мөмкинлегеңә карап бүләк өләшү.

5E9A7851-5808-40A6-A268-F08A9E41CDE6_w640_sТубыл районы, Ләчек авылында Көлцән бәйрәме 21 март көнне булачак дип ишеткәч, ел буена сагынып көтеп алган бәйрәмнән балаларны мәхрүм итмәс өчен туган авылга кайтып садака салып, ата-бабалар алдында булган бурычны үтәп кайту максаты белән җомга көнне туган якка юл алдык. Быел көннәр иртә җылыта башлау сәбәпле, бары тик үз илебез автомобильләре генә үтә алырлык хәлгә килгән “зимник”тан — кышкы юллардан газаплар кичеп, без дә авылга төнге сәгать бердә барып җиттек. Лайтамаклар юлларына яуган карны да өреп кенә торалар, дип мәзәклиләр, алар кардан арындырылган юлдан рәхәтләнеп йөриләр. Ә Күкрәнде, Ләчеккә җитү кышын да бер газап.

CD06C3AA-0536-4BBF-8B5B-9AB5C0BED60B_w640_sИртәгесен әлеге бәйрәмнән ләззәт көткән авыл халкын моңлы азан тавышы уятты. Бераздан авыл очындагы йорт тирәсенә 2 яшьлек бала-чагадан башлап 78 яшькә хәтле булган абый-апалар җыелып: “Көлцән!” дип кычкырып, урамга өй хуҗаларын чакырдылар. Кичтән әзерләп куйган күчтәнәчләрен тотып чыгучыларга халык төрле теләкләр әйттеләр. Дулкынланган авылдашларын хуҗа “күңеле туйганчы” кычкыртты да, коймага (кем өй түбәсенә, кем трактор башына) менеп “көлцән”нәр, кәнфит-прәннек һәм көнкүрештә кирәк булган төрле әйберләр тараттылар. Шуны гына көткән халык көлешә-талаша шуларны җыеп алып сумка-пакетларына тутырдылар. Аннары күтәренке кәеф белән икенче йортка таба йөгерделәр. Быел да ләчеклеләр сынатмыйча, бүләкләрне мул һәм затлыларын әзерләгәннәр булып чыкты. Зур һәм ватыла торган әйберләр урынына бәрәңге, суган, яки шырпы кабына язу салып ташладылар.

089F11F3-8FD5-4AE7-BB08-8D264C0D4BAA_w640_sАннары шунысы ел саен күңелне тетрәндереп, шатлыклы хисләр кичертә: буш торган йортларга бала-оныклары кайтып, туган нигезләреннән, ата-бабалары рухларын шатландырып, “көлцән” чәчәләр. Быел да шулай булды. Әйтерсең, авыл тагы да нурланып, өй тәрәзәләре яктырып, тәрәзә төпләрендәге яран гөлләре шау чәчәккә күмелгән төсле, ә капка төпләрендәге эскәмияләрдә безгә елмаеп әтием белән әнием, хөрмәтле күршеләрем карап утыралар иде кебек тоелды…

067374C3-FB13-4BCD-837C-05C191F69270_w640_sБары тик үзара дус-тату, авыр чакта ярдәмләшеп яшәргә, туганлык тамырларын ныгыту кебек изге эшләргә чакырган әлеге бәйрәмне Ләчек авылында, хәтта совет чорында да тыючы табылмады, аның нәтиҗәсе бүген һәркемгә мәгълүм.

Бәйрәм 3 сәгатьтән артык вакыт барды. Соңгы йорт тирәсендә изге теләкләр теләүләр, яңадан шатлыклы күрешү-аралашулар, бәйрәмнән алган тәэсирләр белән бүлешүләр, “көлцән чәе” эчәргә кунакка чакырулар башланды”, — дип рәхәтләнеп сөйләде Әмәл бәйрәме турында Рәүфә Кангазина.

Янгутумда туып-үскән Наилә Сафиуллина сүзгә кушылып, кечкенәдән үк Әмәлне бәйрәм итеп үсүләрен, тик аларда бала-чага гына өй саен йөрүен әйтеп китте.

CAD14F3E-69DE-4F6C-A697-53BB06F117C1_w640_sӘ инде Төмән ягындагы Индрәй авылында яшәүче Хәлбиҗамал Мөхәммәтҗанова бу бәйрәмне белмәвен белдерде. Бервакыт Тубыл ягындагы берәүнең анда аракы, сыра, шәраблар ташлаулары турында сөйләгәнен гаҗәпләнеп тыңлаганын гына белдерде. “Без кече-кечедән Ураза һәм Корбан гаетләрендә “Гаетегез котлы булсын!” дигән теләкләр белән өй саен йөри идек. Әле дә бу гадәт саклана. Кем нәрсә бирә ала – шуны алганбыз. Хәзер инде конфет, сок, акча да күренә балаларның пакетларында”, — диде ул.

Шулай ук Тубыл һәм Төмән татар мәдәният үзәкләрендә дә Нәүрүз белән Әмәлнең мәгънәсен, барышын да аңлатып китәләр.

«Азатлык» радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*