tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сергей Морозов Иске Кулаткының үзәк мәйданына Эдуард Ганеев исемен бирергә тәкъдим итте
Сергей Морозов Иске Кулаткының үзәк мәйданына Эдуард Ганеев исемен бирергә тәкъдим итте

Сергей Морозов Иске Кулаткының үзәк мәйданына Эдуард Ганеев исемен бирергә тәкъдим итте

Үткән шимбә көнне Губернатор Сергей Морозов өлкә Сабан туенда катнашучыларны сәламләде.

«Кызганычка каршы, бүгенге милли бәйрәм Иске Кулаткы районының элеккеге башлыгы, минем дустым Эдуард Ганеевтан башка уза. Ул быел якты дөньядан китте,- дип яза Сергей Морозов «Одноклассники» социаль челтәрендәге сәхифәсендә. — Эдуард Ганеев Иске Кулаткы төбәгендә яшәүчеләр өчен бик күп эшләр башкарып калдырды һәм без аның игелекле гамәлләрен исебездә тотачакбыз, онытмаячакбыз. Иске Кулаткының флаглар үзәк мәйданына Эдуард Ганеев исемен бирергә тәкъдим итәм».

Эдуард Әнвәр улы Ганеев 2019 елның 8 февралендә фани дөньядан бакыйлыкка күчте. Ул 2013 елдан алып 2018 елның сентябренә кадәр Иске Кулаткы районына җитәкчелек итте.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*