tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шамил Закировның тууына 70 ел
Шамил Закировның тууына 70 ел

Шамил Закировның тууына 70 ел

2015 елның 15 мартында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының алыштыргысыз директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Закировның тууына 70 ел. Бу көнне камаллылар яраткан директорларын искә алачак. 
 
15 мартта 11.00 сәгатьтә Камал Театры труппасы Яңа Татар бистәсе зиратына Шамил Зиннур улының  каберен зыярат кылырга бара.
Шул ук көнне кич, 18.00 сәгатьтә, спектакль алдыннан артистлар яраткан директорларын искә алып, театрдан башка бер генә көн дә тора алмаган, һәр спектакльне сәхнә артыннан карап барган Шамил Закиров хакында сөйләячәк. Театрның соңгы премьерасы “Хуҗа Насретдин” бу көнне Шамил Зиннур улы истәлегенә багышлана.
Искәртеп үтәбез, Шамил Зиннур улы Закиров 2012 елның 26 февралендә вакытсыз арабыздан китте. Шамил Зиннуровичның кинәт кенә үлеп китүе бөтен Россия театр җәмәгатьчелген тетрәндерде, Камал театрын шок хәленә куйды. Ул вакытта, бөтен хезмәткәрләрнең кичерешләрен белдереп, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев кыска гына итеп: “Ятим калдык”, – диде.
Шамил Зиннуровичның бервакытта да сәламәтлегенә зарланганы булмады, ялларсыз эшләде. Якшәмбе көнне 26 февральдә, көндез ул театрда иде, ә кич белән кайгылы хәбәр килеп иреште: “Шамил Закиров үлгән”.
Камал театры директоры Илфир Якупов:Ул көнне кич белән өендә Шамил абыйның хәле авырайгач, “ашыгыч ярдәм” машинасын көтеп тормыйча, больницага җиңел машинада гына баралар. Юлда ул вафат була. Бу очраклы түгелдер – ул һәрвакыт юлда, хәрәкәттә булды. Хәтта аның шоферлары да икәү иде – берәү генә җитешеп бетә алмады… Ул көн саен эшләде һәм көн саен безгә: “Үзгәрегез! Һәр минут саен дөнья үзгәреп, яңарып тора, сез дә аңа яраклашыгыз, бар нәрсәгә җитешегез!”- дия иде. Без аны чынлап та бик сагынабыз. Тик, ничек кенә булмасын, алга таба яшәргә кирәк! Без аның вәсыяте буенча бер генә көн дә туктап тормыйча эшлибез. Үлгәннәрне театрда премьера белән искә алу Марсель Сәлимҗанов заманнарыннан ук килә. Хәзер инде бу традиция Шамил Закиров исеме белән дә бәйле.”
Белешмә өчен:
Закиров Шамил Зиннур улы 1945 елның 15 мартында Татарстанның Чистай районы Нарат-Елга авылында дөньяга килә. 1970 елда Казан химия-технология институтын, 1975 елда Ленинград мәдәнит институтының мәдәни-агарту эшчәнлеге кафедрасында аспирантура бүлеген тәмамлый.
1979-1985 елларда ЯрЧаллы шәһәрендә “Энергетик” мәдәният сарае директоры һәм бер үк вакытта 1982 елдан шәһәр советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшли. 1985 елның 5 февраленнән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры. 1991 елда Шамил Зиннуровичка “Татарстанның атказанган мәдәният хемәткәре”, ә 2007 елда “Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. 1998 елдан башлап Төрки халыкларының “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале директоры булып тора.
Шамил Закиров искиткеч талантлы җитәкче иде. Ул һәрдаим үзенең коллективын кайгыртып торды. Аның актив эшчәнлеге ярдәмендә татар милли сәнгатен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән зур театраль проеклар тормышка ашырылды.

 kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*