tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәдчелеләр үз тарихларын барлый
Шәдчелеләр үз тарихларын барлый

Шәдчелеләр үз тарихларын барлый

Мамадыш районы Шәдче авылында “Гасырлардан килгән яктылык” китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Китап битләрендә авыл тарихы, аның хөрмәтле кешеләре турында язмалар тупланган.

“Безнең Мамадыш районы тылсымлы табигатьле, олы тарихлы, талантлы кешеләргә бай як. Вакытында тирә-юньгә данлыклы Шәдче төбәге, аның гүзәл кешеләре, матур эшләрен яктырткан тарихи-документаль хезмәтне кулга алу – тарихыбыз, җирдә калдырган эзләребез югалмауга шаһит”, – дип башлап җибәрделәр очрашуны Гүзәл Шрыкова белән Ленар Садыйков.

Шәдче турында китапның “Хезмәт бәхет китерә” бүлегендә вакытлы матбугат битләрендә авыл кешеләренә дан җырлаган язмалар урын алган.

Авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыковның, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Шакировның тәбрикләүләре, лаеклыларга тапшырган диплом-бүләкләре кичәгә җитдилек өстәде.

Әлеге җыентыкның авторлары Әлфия Сингатуллина һәм Рәсимә Галиева вакыйгаларның, игътибарның үзәгендә булдылар. Динара Николаева, Гөлнур Васыйлованың җырлары, Фарил Дөлмиевның саксофонда, Александр Архиповның тальянда уйнаулары, мәдәният йорты каршында оешкан халык уен кораллары ансамбле, хоры чыгышы, мәктәп укучылары монтажы, күпләгән сценкалар – кичәне төрле яктан ачты.

Алсу Спиридонова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*