tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шәвәли оныклары“
“Шәвәли оныклары“

“Шәвәли оныклары“

Олы Бакырчы мәктәбе базасында якташ шагыйребез Шәүкәт Галиев хөрмәтенә “Шәвәли оныклары“ төбәкара сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды.

Биредә районның сәләтле балалары гына түгел, Тәтеш, Лаеш районнарыннан да, Пенза өлкәсеннән дә балалар катнашты. Барлыгы 108 укучы чыгыш ясады. Бәйгедә Шәүкәт Галиевней улы Җәмил, кызы Алсу да катнашты.

5-8 нче сыйныф укучылары арасында:

1 урын- Патеева Диана— Рәсәй Федерациясе Пенза өлкәсе Каменка районы, Кикино  урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Баткаева Р.Ф.);

2 урын- Девликамова Венера  — Рәсәй Федерациясе Пенза өлкәсе Каменка районы Кикино  урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы (җитәкчесе Баткаева Р.Ф.);

3 урын- Мураева Алсу— Рәсәй Федерациясе Пенза өлкәсе Кузнецк районының Татар Кынадысы авылының муниципаль бюджетлы гомуми белем бирү учреждениесе Җ.Җ. Яфаров исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Юмакаева В.А.)

9-11 нче сыйныф укучылары арасында:

1 урын- Янбарисова Юлия-Рәсәй Федерациясе  Пенза өлкәсе, Каменка районы, Кикино  урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы (җитәкчесе Баткаева Р.Ф.);

2 урын- Сәйфуллина Алсу— Рәсәй Федерациясе Пенза өлкәсе Кузнецк районының Татар Кынадысы авылының муниципаль бюджетлы гомуми белем бирү учреждениесе Җ.Җ. Яфаров исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе 11 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Юмакаева В.А.)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*