tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шиһаб Нигъмәтинең «Әй, татарым, әй, син — җаным!» шигырьләр китабы тәкъдим ителде
Шиһаб Нигъмәтинең «Әй, татарым, әй, син — җаным!» шигырьләр китабы тәкъдим ителде

Шиһаб Нигъмәтинең «Әй, татарым, әй, син — җаным!» шигырьләр китабы тәкъдим ителде

Казанда Милләт йортында Шиһаб Нигъмәтинең «Әй, татарым, әй, син — җаным!» шигырьләр китабы тәкъдим ителде. Әлеге китапны латин графикасыннан кириллицага профессор Хатыйп Миңнегулов күчергән. Китапның кереш һәм йомгаклау өлешләрендә аның мәкаләләләре урын алган. Хезмәт 200 данә тираж белән чыккан.

Көнбатыш себер татары Шиһаб Нигъмәти 1913 елда Төмән өлкәсе Вагай районы, Рәнчек авылында туган. Бөек Ватан сугышына кадәр мәктәптә эшләгән. 1941 елның ноябрендә тоткынлыкка эләгә. Фашист төрмәләрендә, концлагерьларда газап чигә.

Сугыштан соң Германиядә кала. Татар эмигрант басмаларында журналист булып эшли. Шулай ук, «Азатлык» радиостанциясендә хезмәт куя. 1953 елда Мюнхенда латин телендә шигъри җыентыгын чыгара. Анда 69 шигыре тупланган.

«Шул хезмәтен халыкка җиткерәсем килде. Ул татарның укымышлы, катлаулы язмышлы вәкиле. Үз халкын ирекле, бәхетле итеп яшәтәсе килгән, аның идеяләре безгә аваздаш. Анда үзәктә кеше язмышы, мөһаҗирлектәге кешенең туган ягына мөнәсәбәте, төрмәләрдә газап чигеп, туган җирен сагыну хисләре урын алган. Минем төп максатым — шул мирасны җиткерү», — диде Хатыйп Миңнегулов.

«Мәскәү Татар Штабы» җитәкчесе Рөстәм Ямалиев бу хезмәтнең татар телен популярлаштыру ягыннан әһәмиятен әйтте. «Бу тарихи китап, уникаль шәхес. Татар теле белән бәйле проблемалар булганда, хезмәтнең әһәмияте зур. „Кашык ашаганда кирәк“ диләр бит, бу китап та Татарстанның 100 еллыгында, халык санын алу вакыйгасын исәпкә алганда, бик әһәмиятле. Аны мәктәпләргә, татар иҗтимагый оешмаларына таратырга уйлыйбыз», — диде.

Шиһаб Нигъмәтинең оныгы Муса Нигъмәтуллин Омскидан кайткан. «25 елдан артык шушы көнне көттем мин. 18 февральдә бабайның үлеменә 25 ел тулды, китап та чыкты», — диде. Бабасы турында халык дошманы, Ватанына хыянәт итүче, саран дигән сүзләрне күп ишетергә туры килгәнен әйтте. Авыр кичерсә дә, түзгән. Бабасын исән вакытта ике мәртәбә 21 көн Мюнхенда күреп калган.

«Бервакыт Тобольскта күкрәк тулы медальләре булган бабай туктатты да, «син Нигъмәтуллинмы» дип сорады. Кочаклап алды да: «Ни әйтсәләр дә, ышанма, ул яхшы кеше» диде», — диде. Муса Нигъмәтуллин әйтүенчә, бабасына реабилитация булса да, әле ике-өч ай элек кенә Вагай районы башлыгы урынбасары Шиһаб Нигъмәти турында хыянәтче, дошман дип «Фейсбук”та язып чыккан. «Әлегә кадәр сүгәләр аны», — ди Муса Нигъмәтуллин.

Ул бабасы турында якты хатирәләр белән китап яза башлаганын әйтте.

Кичәдә татар язучылары, шагыйрьләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Милли рухта җыр чыгышлары да булды. Г.Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин Шиһаб Нигъмәтинең шигырьләрен укыды.

 Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*