tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиянең Батыр районында Акатуй гөрләде
Чувашиянең Батыр районында Акатуй гөрләде

Чувашиянең Батыр районында Акатуй гөрләде

Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Гайфуллина Чувашиядә Батыр районының Сабан туенда – Акатуйда катнашты. Милли бәйрәмгә җыелган республика халкын һәм кунакларны ул бәйрәм белән тәбрикләде, Татарстан һәм Чувашия халкы арасындагы дуслыкның тагын да ныгуын теләде.

Ел саен традиция буенча язгы кыр эшләрен тәмамлау буенча үткәрелә торган «Акатуй-Сабантуй» традицион бәйрәме быел Батыр районында 2019 елның 9 июнендә узды. Төп бәйрәм чаралары Батыр районының иң матур урыннарының берсендә – «Кояшлы ” аланында башланды.

Сабантуйда районның барлык тармаклары эшенә йомгак ясалды, район һәм анда яшәүчеләрнең казанышлары билгеләп үтелде. Һәр елдагыча, бәйрәмнәрдә алдынгы хуҗалыкларга, иң яхшы хезмәткәрләргә Мактау грамоталары, дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Район авыл җирлекләре тырышлыгы белән оештырылган милли утарлар бәйрәм бизәге булды.  Алар халыкның иҗади фантазиясе, милли колориты белән үзләренә җәлеп иттеләр. Кунакларны дәртле җыр, дәртле бию белән каршы алдылар, милли ризыклар һәм эчемлекләр белән сыйладылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*