tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Солдат альбомы” конкурсы нигезләмәсе     
“Солдат альбомы” конкурсы нигезләмәсе     

“Солдат альбомы” конкурсы нигезләмәсе     

10+

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы белән берлектә, “Солдат албомы” конкурсын үткәрү турында

НИГЕЗЛӘМӘ

  1. Гомуми нигезләмәләр
    1.1. “Солдат альбомы” конкурсның (алга таба Конкурс) оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (алга таба Конгресс) һәм “Татарлар” газетасы (алга таба газета );
    1.2. Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла.
    1.3. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла;
    1.4. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә кермәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.
  2. Конкурсның максаты һәм бурычлары:
    2.1. Конкурсның максаты – солдат хезмәтендә булган, Туган илен саклауга үз өлешен керткән ир-егетләргә хөрмәт тәрбияләү, батырларны барлау.
    2.2. Яшь буынны бабалары, әтиләре, абыйларының хәрби хезмәте белән таныштыру, патриотик хис тәрбияләү.
    2.3. Хәрби хезмәт вакытында батырлык күрсәткән ир-егетләрнең исемен мәңгеләштерү.
    2.4.Бөтендөнья татар конгрессы сайтын һәм “Татарлар” газетасын популярлаштыру.
  1. Конкурс уздыру тәртибе:
    3.1. Конкурс инстаграмда уздырыла.
    3.2. I нче, II нче, III нче урыннар Конгресс сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнә.
  1. Конкурста катнашучыларга таләпләр:
    4.1. Конкурста 12 яшьтән өлкәнрәк булган, Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша ала.
    4.2. Катнашучы конкурс шартларына туры китереп, бабасы, әтисе, улы, абыйсы, яисә авылдашының хәрби хезмәттә вакытта һәм хәзерге көндә төшкән фотосын инстаграмга урнаштыра. Фото астына аның турында тулы мәгълүмат (Исем-фамилия, туган елы, кайда туганлыгы, кайда хезмәт итүе, хәрби дәрәҗәсе, бүләкләре һ.б.) язырга һәм хәрби хезмәте турында да кыскача кызыклы итеп язылган хәбәр урнаштырырга тиеш.
    4.3. Конкурста катнашучы әлеге Нигезләмәнең 5 нче бүлегендә бәян ителгән тәртиптә һәм күрсәтелгән шартларны, таләпләрне үтәп, фото һәм язмаларны # солдатальбомы хештегы белән билгеләп, @tatarcongress, @tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, аккаунтларына язылып инстаграмга урнаштырырга тиеш.
    4.4. Фото астындагы язма кызыклы һәм тулы булырга тиеш. Бер кеше турында язылган мәгълүмат һәм фотолар бер пост астында бирелергә тиеш. Конгресс сайтында тавыш бирү өчен сайлап алынганда, моңа игътибар ителә.
  1. Конкурсны үткәрү шартлары:
    5.1 Конкурска тәкъдим ителүче фотолар арасында хәрби хезмәттә вакытта төшерелгәне булу төп шартларның берсе.
    5.2 Конкурста катнашучы фотолар астына тулы мәгълүмат язарга тиеш. Язма ахырында конкурста катнашучының үзенең дә исем-фамилиясе, кайдан булуын язу мәҗбүри.
    5.3 Катнашучы фотоларны #солдатальбомы хештегы белән билгеләп, @tatarcongress, @tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, аккаунтларына язылып, инстаграмга урнаштырырга тиеш.
    5.4. Конкурска старт 2021 елның 14 нче  гыйнваренда бирелә. Ул 07 нче февраль төнге сәгать 12гә кадәр дәвам итәчәк.
    5.5. Оештыручылар финалга чыгучыларны сайлап ала. Конкурс эшләре конгресс сайтына урнаштырыла. Җиңүчеләр сайт аша тавыш бирү юлы белән билгеләнә. Тавыш бирү 13 нче февральдә башлана һәм 19 нче февральдә төнге сәгать 12дә тәмамлана. Җиңүчеләр исемнәре Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм конгресс инстаграмында 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көнендә игълан ителә. Бүләкләү көне һәм вакыты өстәмә хәбәр ителә.
    5.6. Конкурска җибәрелгән эшләрне оештыручылар Конгрессның сайтына, шулай ук инстаграм битенә куярга хокуклы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*