tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Без туганбыз Әлкидә” исемле китап басылып чыкты

ВИДЕО: “Без туганбыз Әлкидә” исемле китап басылып чыкты

Соңгы елларда республикабызда якташлык җәмгыятьләре эшчәнлегендә зур җанлану сизелә. Туган якларына хезмәт итүне максат итеп куйган бу оешмаларның районнар тормышында актив катнашуы зур нәтиҗәләргә китерә. Алдагы видеоязмабыз Әлки районы якташлыгыгы турында булыр.

Үтеп киткән ел, авыр булуына да карамастан, Әлкилеләр өчен бик истәлекле булды. Төрле төбәкләрдә сибелеп яшәсәләр дә, туган яклары белән горурланып, аны сагынып, кече Ватаннары өчен җан атып яшәүче ул- кызлары тагын бер тапкыр очрашып сөйләшергә уйладылар.

Әлки районы якташлык җәмгыятенә 1993 елда ук нигез салынган. Ә рәсми төстә ул 2011 елда төзелә, аның Уставы, рәсми символикасы раслана, резолюциясе кабул ителә, якташлар турында мәгълумәт булдырыла.

Әлкилеләр милли традицияләрне, йолаларны, фольклорны торгызу һәм саклау, буыннар арасындагы бәйләнешләрне ныгыту буенча да зур эш алып баралар.

Әйе, шушындый зур эшләр белән бергә, Без туганбыз Әлкидә исемле китап басылуы да зур ямь булды.  Әйтеп үтәргә кирәк, соңгы елларда якташлык җәмгыятьләре арасында конкурслар оештырыла башлады.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*