tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөлгеләр өзелгәнче көрәшәчәкләр: быелгы «Манзара» үзенчәлекле булачак
Сөлгеләр өзелгәнче көрәшәчәкләр: быелгы «Манзара» үзенчәлекле булачак

Сөлгеләр өзелгәнче көрәшәчәкләр: быелгы «Манзара» үзенчәлекле булачак

«Манзара» спорт-музыкаль премияләрен тапшыру тамашасына санаулы көннәр калды. Әлеге грандиоз чара дүртенче тапкыр, ә көрәш белән берлектә өченче тапкыр уздырыла.

Быелгы «Манзара» тамашасы алдагы елдагыларыннан нәрсәсе белән аерылачак соң? Болар хакында «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

«Көрәшчеләр – безнең заман каһарманнары булырга тиеш»

Элек көрәшче буларак татар көрәше буенча дөнья чемпионатларында, турнирларда катнашу мөмкинлеге булмаган. Хәзер андый мөмкинлекләр җитәрлек. Тик халык җырчыларын белсә дә, нинди генә чемпионатларда җиңсә дә, көрәшчеләрен белми.

– Безнең көрәшчеләрнең зур ареналарда үзләрен күрсәтү мөмкинлеге күп, аларның малайлар өчен кумирлар  булуын телим, – дип хыяллана Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.
Ул авыл батырларын, көрәшчеләрне таныту хыялы белән яна.

Көрәшчеләр исемен мәңгеләштереп, аларны чыннан да бүгенге көн геройлары итеп күрсәтергә вакыт җиткәндер, ди Хәлил Шәйхетдинов.
Рингтагы кан чыкканчы, сөякләр сынганчы сугыша торган көрәшләрне карарга халык әллә нинди зур акчасын түләп йөри, ә нишләп күп гасырлык тарихы булган милли көрәш аннан ким булырга тиеш соң?

“Манзара” га килеп машинада кайтып кит

“Манзара” тамашасы – җыр-моң белән үрелеп бара торган гаилә, якыннар белән күңел ачу чарасы булудан тыш, үз заманы геройларын танып-белү өчен дә шәп чара булачак. Быел да, алдагы еллардагы кебек, бүләкләр дә уйнатылачак.  Кыскасы, быелгы «Манзара» премиясен тапшыру тантанасыннан кемдер – машинада, кемдер телевизор, суыткыч, һәм башка кызыксындыру призлары белән  кайтып китәчәк.

Чын бәйрәм булсын өчен, әлбәттә, иң көчле көрәшчеләр һәм уңайлы урын булу кирәк. Цирк бинасы мондый чаралар уздыру өчен иң кулай ареналарның берсе, быелгысы да шунда уздырылачак.

«Көрәш карар өчен чират торсалар иде…»

“Манзара”ның киләчәге турында: “Минем шундый хыялым бар: киләчәктә 2 мең билет 5әр меңнән сатылса иде. Тагын 3 мең кеше цирк янында билет эзләп йөрүләрен, билбау яулаган җиңүче егетләргә биш бүлмәле һәм өч бүлмәле фатир бирүләрен теләр идем”, –  ди Хәлим Шәйхетдинов,  уенын-чынын бергә кушып.

Быелгы “Манзара”да тагын бер яңалык –  анда “Манзара” 2018 премиясе иясе Раил Нургалиев һәм 2019 премиясе иясе Муса Галләмов үзара бил алышачак.  Монысы тамашаның кульминацион ноктасы булырга охшап тора. Алар өчен аерым таләпләр һәм аерым приз фонды булачак. Җиңүчегә – 150 мең, җиңелүче дә бүләксез калмаячак, дип ышандырды оештыручылар.

Әлеге проектның тууына нәрсә сәбәпче булган соң? Башта коммерциячел проект булып, җырчылар чыгышыннан гына торган тамаша проектының җитәкчесе, продюсеры, “Батырлар” тапшыруын алып барган Айдар Шәймардановны  зур уңышларга ирешкән көрәшчеләрнең күпмедер вакыттан соң онытылулары, халык күңеленнән җуелулары  әрнеткән.  Нәкъ менә шул сәбәпле, бүгенге көндә 2 мең халыкны җыя торган тамаша җыр һәм көрәш бәйрәме булып үрелеп, яңа форматта халыкка тәкъдим ителә башлаган.

“Җиңүче аркага салырга тиеш”

Тагын бер яңалык – быел “Манзара”да сумо да булачак. Сумо дигәч, күпләрнең  күз алдына 200 килограммлы ирләр сугышы килеп баса. Тик сумода  60 килограмм авырлыктагы көрәшүчеләр дә катнаша ала. Татарстан көрәшчеләре арасында, тән төзелеше, физик мөмкинлекләре буенча, сумода катнашырлык көрәшчеләр бар икән. 2021 елда  Казанда сумо буенча – Европа беренчелеге, 2022 елда дөнья чемпионаты узачак.

Баш хөкемдар Фәрит Шәйхетдинов көрәшне бәяләү буенча:
Быелгы көрәшне 2013 елда расланган кагыйдәләр буенча бәяләргә булдык. Сузылып ятканга кисәтү бирелми, дип әйтмим, әгәр дә инде ул ялган активлык күрсәтеп аркасына ятса,  ул вакытта аңа кисәтү биреләчәк. Көндәшләр бер-берсен келәмнән күтәреп алып, аркасына салырга тиеш. Шул вакытта җиңгән дип санала, – диде.

“Манзара”да катнашасы көрәшчеләрнең сайлап алу туры исемлеге билгеле. Анда 2019 елгы Сабан туйларының баш батырлары катнаша, аларның авырлыклары 130 килограммнан артмаган булуы шарт.

“Манзара”да катнашу өчен “Ак Барс” көрәш сараенда 16 көрәшче сайлап алыначак.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*