tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Стәрлетамак Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә ала
Стәрлетамак Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә ала

Стәрлетамак Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә ала

Уфа дәүләт нефть техник университетының Стәрлетамак филиалында герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыгына 75 ел тулуга багышланган “Хәтер кичәсе” үтте. “Яңадан кайту өчен башларын салдылар” проектының авторы – билгеле шагыйрә, “Стәрле” әдәби иҗат үзәге җитәкчесе Земфира Муллагалиева. Чарага төрле буын вәкилләре җәлеп ителгән: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, студентлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, журналистлар, укытучылар, язучылар.

…Менә сәхнәгә, унбер җәлилчене символлаштырып, парад формасында унбер кадет күтәрелә… Шагыйрьнең әсирлектә үткән көннәрен, яшерен оешмадагы эшчәнлеген, “Моабит” төрмәсендә язган үлемсез шигырьләрен, җәлилчеләрнең тиңдәшсез батырлыгын Стәрлетамак шәһәр мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Светлана Баранова тетрәндергеч итеп сөйли. Журналист Фаяз Йомагужин Муса Җәлилнең өченче шигырьләр дәфтәренең тарихын бәян итте. Бу хакта ул “Диңгез төбендәге шәһәр яки борынгы Стәрлетамак табышмаклары” дигән китап язган. “Стәрле” әдәби иҗат үзәге шагыйрьләре башкаруында Муса Җәлилнең “Чәчкә кабере” шигыре дүрт телдә – башкорт, татар, рус, чуваш телләрендә яңгырады. Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыгына 75 ел тулуны үткәрү буенча координация советы әгъзасы Евгений Паньшин мондый патриотик чараларның яшь буын өчен әһәмияте турында сөйләде.

Чарада катнашкан Әфган сугышы ветераннары, Ольга Евстафьева җитәкчелегендә “Сте-Лит” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, УДНТУ һәм БДУның Стәрлетамак филиаллары студентлары, мәдәният колледжының халык вокаль ансамбле, “Торатау” балалар хореография коллективы, курайчы Миңнегали Хәсәнов, композитор һәм җырчы Денис Багауов, укытучы Рузилә Янышева һәм башка катнашучылар тамашачыга Муса Җәлилнең тормышын һәм батырлыгын, җәлилчеләрнең үлемсезлеген бөтен тулылыгы белән күз алдына бастырды.

1944 елның 25 августында фашистлар М. Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен җәзалыйлар. Җәлилчеләр, соңгы сәгатьләрендә, дөнья белән кулларына мөселманнарның изге китабы – Коръән тотып хушлаша. Җәлилчеләр:

  • Гайнан Кормаш (Актүбә, Казакъстан, Куян авылы Бәрәңге районы Мари АССР)
  • Фоат Сәйфелмөлеков (Ташкент, Үзбәкстан)
  • Абдулла Алиш (Көек авылы, Спас районыТатарстан)
  • Фоат Булатов (Мәләвез, Башкортстан)
  • Муса Җәлил (Мостафаавылы, Шарлык районы, Ырымбур өлкәсе)
  • Гариф Шабаев (Иске Турай,Ярмәнәй рафоны Башкортстан)
  • Әхмәт Симаев (Усть-Рахмановка, Пенза)
  • Абдулла Баттал (Зур Тигәнәле, Алексеевский районы, Татарстан)
  • Зиннәт Хәсәнов (Иске Кәшер авылы, Сарман районы, Татарстан)
  • Әхәт Атнашев (Петропавловск, Казакъстан)
  • Сәлим Бохаров (Галләнур Бохараев)  (Миякә районы, Башкортстан)

Каһарман шәхесләрне зурлау, аларның батырлыгын  искә алу кичәсе тамашачыларның күңеленда озак сакланачак. Бу проектның җитәкчесе Земфира Муллагалиева һәм башкалар үткәргән  чараны  оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтелде.

Т.МИҢНӘХМӘТОВА, 
 “Башкортостан укытыусыһы”
журналының бүлек мөхәррире.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*